Актанышская межпоселенческая центральная библиотека


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Книги



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Книги
Статистика

📚Чуракай авылы китапханәсендә китапханәчеләрнең җылы һәм эчкерсез семинары узды. Бу көнне китап дөньясының тылсымлы ишекләрен ачучы, мәгърифәт нуры таратучы һөнәр ияләре җыелды. Очрашу гадәти киңәшмәдән бик ерак иде — ул чын мәгънәсендә иҗади фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр туу мәйданчыгына әверелде.

Кунаклар арасында татар әдәбиятының иң күренекле һәм популяр шәхесләре — танылган язучы, нечкә психологик проза һәм үткен публицистика остасы🖋 Марат Кәбиров һәм Гөлназ Шәмси бар иде. Аларның чыгышлары һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек булды.

Марат Кәбиров үзенең иҗат юлы, яңа әсәрләре һәм бүгенге татар әдәбиятының торышы турында ихлас сөйләде. Ул китапханәчеләрнең хезмәтен югары бәяләп, аларны «мәдәният сакчылары», «милләтнең акыл һәм рух көзгесе» дип атады. Язучы хәзерге заман укучысының таләпләре, китапка мәхәббәт уяту серләре һәм цифрлы технологияләр чорында басма сүзнең әһәмияте турында фикерләре белән уртаклашты.

Гөлназ Шәмси исә үзенең журналист һәм Мөслим районы китапханәчесе буларак чыгыш ясады. Ул үзенең эш тәҗрибәсе, җирле китапханәләрнең проблемалары һәм укучылар белән эшләүнең яңа алымнары турында сөйләде. Аның чыгышы тормыш, мәхәббәт һәм туган якка мәхәббәт турындагы нечкә хисләр белән сугарылган иде. Ул китапханәчеләрнең хезмәтен югары бәяләде.

Чарада өлкән китапханәчеләр дә катнашты, үзләренең эш чорларын искә алдылар. Китапханәчеләр кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бу көн һәркемнең күңелендә якты эз калдырды, яңа иҗади дәрт һәм киләчәккә ышаныч уятты.


📚Сотрудники центральной библиотеки совершили 🛣рабочую поездку в соседний Мензелинский муниципальный район. Целью поездки было посещение значимого отраслевого события — открытия Подгорнобайларской модельной библиотеки.
Для нас этот выезд стал отличным примером того, как можно преобразовать сельскую библиотеку в современное пространство, отвечающее запросам читателей. Мы увидели новые форматы организации пространства, познакомились с реализованными проектами и обсудили перспективы развития сельских библиотек.
Этот опыт будет полезен нам при планировании модернизации наших собственных филиалов. Благодарим коллектив Межпоселенческой ЦБ Мензелинска за организацию мероприятия и радушную встречу!💯


Репост из: АКТАНЫШ ХӘБӘР
Сегодня в парке культуры и искусств прошел праздник «Сюмбелә» для воспитанников детского сада «Әтәчкәй». Мероприятие, организованное в рамках проекта «Лето в Татарстане», познакомило детей с дарами осени и народными традициями.
Малыши посетили выставку овощей и фруктов, узнали историю праздника от сотрудников библиотеки и приняли участие в активных играх: эстафетах с урожаем и заданиях на знание природы. Праздник стал для детей ярким уроком любви к родному краю, объединив обучение с весельем. #ЛетовТатарстане продолжается)


Репост из: Неизвестно
MOV_20260915_055534_316.mp4
70.1Мб


Репост из: Неизвестно
2026 нчы ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш радиосында (90.0 FM) «Туган ягым фидакарьләре» дип исемләнгән рубрикалар циклы дәвам итә 🎙

24 нче сентябрь 18.00 дә эфирга чыгачак сәхифәбез СССРның күп санлы югары бүләкләре иясе, легендар химия-биология🔬 укытучысы Гыйльмуллина Гайниямал Гыйльмулла кызының якты истәлегенә багышлана.

90.0 FM ешлыгында Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз📻


Репост из: Неизвестно
2026 нчы ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш радиосында (90.0 FM) «Туган ягым фидакарьләре» дип исемләнгән рубрикалар циклы дәвам итә 🎙

22 нче сентябрь 7.00 дә эфирга чыгачак сәхифәбез
ТР Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаик, олпат журналист📖🖋 Әмирҗан Закирҗан улы Моталлаповның якты истәлегенә багышлана.

90.0 FM ешлыгында Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз📻


Репост из: Неизвестно
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


🛣Безне дуслык бәйли.

Бакалы районы Куштирәк авылы китапханәсендә ⏳дүрт дистә елдан артык фидакарь хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вильданова Рәзинә Хәммәт кызы 19 сентябрь көнне
📚Актаныш үзәк китапханәсендә кунакта булды.

📢Нас связывает дружба.

 📖 19 сентября Актанышскую центральную библиотеку посетила Вильданова Разина Хамматовна - заслуженный работник культуры Республики Башкортостан, проработавшая более⏳ четырёх десятков лет в Куштиряковской сельской библиотеке Бакалинского района РБ.








Репост из: АКТАНЫШ ХӘБӘР
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ә сез җәйне хәтерлисезме?
Бик тиз узып китте ул...

Шулай да, күңелле мизгелләрен видеога туплап истәлек итеп саклап куябыз әле.

#ЛетоВТатарстане проекты кысаларында районда бик чаралар узды. Монда аның бер өлеше генә. 👍


Репост из: Альфия Когогина
✨ Хөрмәтле актанышлылар! Сезне чын куңелдән бугенге матур бәйрәм белән котлыйм! Биредә безнең хезмәт геройларыбыз. Аларның тырышлыгы белән безнең Татарстаныбыз үсә, матурлана, алга таба бара. Без алар белән горурланабыз!

Беренче чиратта бәйрәмне оештыручыларга - район администрациясенә, талантлы артистларга - рәхмәтемне әйтәсем килә. Сез безгә шундый күңелле хисләр бүләк итэсез! 🙏

🤝 Аерым рәхмәт сүзләрен республикабыз Рәисенә Рөстәм Нургали улы Миңнехановка белдерәсем килэ. Бу Электрон Мактау Тактасы турындагы карар - бик мөһим, вакытлы һәм кирәкле. Ул Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында кабул ителде. Татарстан үзендә нәкъ шул халыклар бердәмлеген һәм эшчеләрнең тырышлыгын чагылдыра.

❤️ Кадерле якташларым, сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар һәм иминлек телим!

Сезнең Әлфия Когогина

Подписаться в MAX ✅️️️


Репост из: Неизвестно
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Репост из: АКТАНЫШ ХӘБӘР
8 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркы чын мәгънәсендә халыкара дуслык мәйданына әверелде. Биредә  мәктәп укучылары өчен 2026 елда беренче тапкы рәсми рәвештә билгеләп үтелә торган Россия халыкларының телләре көненә багышлап “Һәр телнең бар туган иле” дип исемләнгән зур чара үзды.
 
Чара барышында балалар гасырлар буена тату булып яшәп килгән  рус, мари, удмурт, башкорт, татар халыкларының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, милли ризыклары белән таныштылар. Мари халкының Пупашкар курчагын ясау, татар  читеген, башкортларның түштиен  бизәү, рус матрёшкасы, удмурт орнаментлары ясау  мастер-класслары укучыларда зур кызыксыну уятты. Милли уеннарда барысы да теләп һәм актив катнаштылар. Бәйрәмгә килүчеләр мариларның подкогыльо ризыгын, татарларның чәк-чәген, русларның блиннарын, башкортларның бавырсагын, удмуртларның перепечларын да авыз иттеләр. Бәйрәм чарасы  “Туган тел” җыры  һәм “Дуслык” хороводы белән  бик күңелле итеп тәмамланды.
 
Бу көн катнашучыларда илебез өчен горурлык хисе, күтәренке кәеф, кызыклы уеннар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте, иҗатка омтылыш уятты.
 
Чара Актаныш үзәкләштерелгән китапханәсе, Бурсык, Мари Суксуы, Татар Суксуы, Такталачык, Татар Ямалы, Чалманарат, Яңа Кормаш авыл китапханәчеләре берлегендә әзерләнде.
#ЛетовРТ #ЛетоВТатарстане




Репост из: АКТАНЫШ ХӘБӘР
30 августта Татарстан республикасында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм алдыннан 28 август көнне китапханәчеләр мәдәният һәм сәнгать паркында “Без бергә һәм бердәм" исем астында чара уздырдылар. Мәйданчыкларда мастер - класслар, күңел ачу уеннары оештырылды, табышмаклар, мәкальләр чишелде, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

#ТарстандаҖәй


“Через книгу в мир здоровья ". 
18 августа в рамках проекта “Лето в Татарстане” в парке культуры и искусств библиотекарями организована еще одна творческая площадка 

Учитывая,в современном обществе здоровый образ жизни стал актуальной темой в воспитании подрастающего поколения  на этот раз творческая площадка была посвящена здоровью, ставя перед собой цель, чтобы современная молодежь понимала и усваивала ценность здоровья. Участникам была представлена книжная выставка под названием  “Через книгу в мир здоровья ". 

    На площадках библиошоу, литературное кафе, книжный  фейс были организованы    занимательные игры: участники соревновались в загадках, пословицах, скороговорках, поговорках, вспоминали литературные произведения. 
В игре “Полезно-вредно" проверили, насколько быстро ребенок умеет логически мыслить и быстро отвечать на вопросы. 

В «Витаминной лаборатории» были организованы занятия, на которых дети угадывали овощи и фрукты, спрятанные в «таинственной коробке», и играли в игры на тему здоровья на скорость; ребята активно участвовали в увлекательных играх, способствовавших развитию ловкости и пополнению словарного запаса. 

Наши маленькие гости с удовольствием танцевали под красивую музыку, рисовали на асфальте, болели за братьев и сестер, участвовавших в играх. 

Эта творческая площадка, организованная библиотекарями, безусловно, стала шагом к пропаганде здорового образа жизни в повышении любви молодого поколения к книге. И пришли к выводу, что для нашего здоровья очень важно, не заниматься вредными привычками, делать зарядку, соблюдать чистоту, правильно питаться, гулять на свежем воздухе и заниматься спортом.  

“Сәламәтлек дөньясына –китап аша” 

18 нче август көнне, Мәдәният һәм сәнгать паркында “Татарстанда җәй” проекты” кысаларында китапханәчеләр тарафыннан тагын бер иҗади мәйдан тәкъдим ителде.Сәламәт яшәү рәвеше үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актуаль тема һәм замана яшьләре сәламәтлек кыйммәтен аңларга һәм үзләштерергә тиешлеген максат итеп куеп,  бу юлы ул сәламәтлеккә багышланган иде.Катнашучыларга “Сәламәтлек дөньясына –китап аша” исеме белән күргәзмә тәкъдим ителде.   

Библиошоу, әдәби кафе, китап фейс мәйданчыкларында  мавыктыргыч уеннар, табышмак, мәкальләр, тизәйткеч, әйтемнәр буенча ярыштылар,әдәби әсәрләрне искә төшерделәр.”Файдалы-зыянлы” уенында балаларның зиһенен , тиз фикер йөртә белүләре сыналды.”Витаминнар лабораториясе”ндә серле тартма эченә яшерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне танып-белү,сәламәтлеккә кагылышлы таймерлы уеннар оештырылды, җитезлек һәм тел байлыгын арттыра торган мавыктыргыч уеннарда  балалар актив катнашты. 

Кечкенә кунакларыбыз матур көйләр астында рәхәтләнеп биеделәр, уеннарда катнашкан абый-апаларга җанатар булдылар, асфальтка рәсемнәр ясадылар. 

Китапханәчеләр оештырган әлеге иҗади мәйданчык, һишчиксез, яшь буынның китапка карата мәхәббәтен арттыруда, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бер адым булды.Чарада катнашучылар :”Сәламәтлек өчен начар гадәтләр белән шөгыльләнмәскә,  зарядка ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим”,- дигән нәтиҗәгә килеп таралыштылар. #ЛетовТатарстане #ҖәйТатарстанда


Репост из: Неизвестно
"Татарстанда Җәй" проекты кысаларында, Атанышның мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен  Актаныш үзәкләштерелгән китапханәләр системасының филиаллары тарафыннан "Мавыктыргыч Җәй" исемле чара үткәрелде. Чара программасында : ачык һавада аукцион, викторина, табышмаклар, милли орнаментлар кулланып брелок ясау, этно- уеннар  тәкъдим ителде.
В рамках проекта "Лето в Татарстане" в Актанышском парке культуры и искусств прошло мероприятие для детей" Занимательное лето". Мероприятие провели библиотеки- филиалы МБУ “Актанышская межпоселенческая центральная библиотека”. В программе мероприятия: аукцион под открытым небом, викторина, загадки по сказкам, изготовление брелока с использованием национальных орнаментов, этно – игры, такие как “Капкалы”, “Йөзек салыш” и подвижные игры. #ЛетовТатарсане #ҖәйТатарстанда


Репост из: Неизвестно

Показано 20 последних публикаций.