MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
АКТАНЫШ ХӘБӘР

7 Oct, 10:46

Открыть в Max Поделиться

Репост из: Актаныш-информ
00:41
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Prev Next
Казанда ЗАГС хезмәткәрләренең Бөтенроссия киңәшмәсе үтте

6 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары ЗАГС җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе башланды. Минюст России тарафыннан оештырылган чарада илнең 89 субъектыннан ЗАГС органнары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, шулай ук федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында ЗАГС өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, тармакның актуаль мәсьәләләре һәм алдагы бурычлар турында фикер алыштылар. Чарада Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева да катнашты.

Киңәшмә кысаларында Казанда 45 пар өчен үзенчәлекле никахлашу тантанасы узды. Парларның никахларын теркәүгә бәйле рәсми эшләре Казан шәһәре ЗАГС идарәсендә башкарылса, тантаналы чара Галиәсгар Камал театрында узды.

Актаныш районыннан Харрасов Ильяс Тахир улы белән Чуракай авылыннан Давлетшина Инзилә Марсель кызы да 45 пар арасында булды. Ильяс нефть тармагында хезмәт итә, Инзилә «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Галиәсгар Камал театрында узган тантана яшь гаилә өчен истәлекле вакыйга булды.

618 8
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat