Репост из: Татар ядкарьләре
Җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог
Әхмәтһади (Һади) Низаметдин улы Максуди (28.08.1868-28.06.1941)
#бу_көн_туган_көн
🔶1892 иҗекләп укырга өйрәтүче, гарәп графикасы нигезендә татарча уку һәм язуны тиз үзләштерү өчен иң яхшы ярдәмлек - «Мөгаллим әүвәл» («Беренче дәреслек») әлифбасын бастырып чыгара.
🔶«Мөгаллим сани» («Икенче дәреслек» – соңгы баскыч укыту өчен, 1902) – беренчесенең дәвамы, гарәпчә укырга-язарга өйрәтә.
🔶1910 елда «Төрки сарыфы» («Татар теле морфологиясе»), «Төрки имля кагыйдәләре» («Татар теленең орфография кагыйдәләре»), «Төрки нәхүе» («Татар теле синтаксисы») дәреслекләре әзерләп чыгара, грамматика һәм дөрес язу кагыйдәләрен бердәм нормага кертергә омтыла.
🔶Максуди язган гарәп теле дәреслеге «Әд-Дөрүс әш-шифаһия» («Гарәп телен өйрәнү буенча йөз дәрес», СПб., 1898) берничә тапкыр нәшер ителә, аны хәзерге мәдрәсә шәкертләре дә файдалана.
🔶«Русистан. Россия мөселманнары өчен рус телен үзлегеңнән өйрәнү буенча гамәли дәреслек...» («Русистан. Практический учебник-самоучитель русского языка для мусульман России...», 1911), «Французча «Мөгаллим әүвәл» (1913) һ.б. кулланмалар төзеп бастыра.
🔶1898 елда «Тәквими дивари» – татарча беренче дивар календаре бастыра.
🔶1927–1928 елларда Максуди башлыча фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарны туплаган зур хезмәтен – «Фәнни камус» (аңлатмалы сүзлеген) нәшер итү эшенә керешә. 1 нче томның 2300 сүз һәм төшенчәне эченә алган дүрт өлеше басылып чыга (барысы 4 том, 10 мең термин күздә тотыла). Сүзлектә термин-төшенчәләр фәннең аерым тармакларына нисбәтле рәвештә бүлекләргә бүлеп, параграф эчендә мәгънә ягыннан төркемләп урнаштырыла.