ДОГАЛЫ ЙОРТ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Религия


Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJcJJ4GIv7YYNl2HVe4Zv-nK7pBRrNrNdKSYQ54CTVASDeKnAw

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Религия
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Альбина Фазлыева хатын-кызларга гаурәтне каплап йөрүнең фазыйләтләре турында сөйли🤲



Барыбызның да мул тормышта рәхәт яшисе килә һәм шуңа омтылабыз да. Әмма байлыкка ирешү юлы һәр кешенең төрлечә. Хәләл һәм хәерле байлыкка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Диндә аңа мөнәсәбәт нинди? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән без бай булу серләре турында сөйләштек.
 
– Хәзрәт, Аллаһ безгә дигәнне, безнең ризыкны алдан язып куйган, барыбер артыгын бирми дип кул кушырып утыру дөресме?
– Әлбәттә, һәрбер ризык бер Ризыкландыручы Аллаһ кулында. Ул язганы килми калмый, ул язмаганы, сынсаң да, ватылсаң да, кесәңә керми. Әмма Аллаһ куйган тормыш кагыйдәләре Ул язган ризыкларны маңгай тире белән хезмәт итеп табарга чакыра. Күктән алтын да, көмеш тә яумый. Икесен дә кулыңа корал алып, хезмәт аша казып чыгарырга кирәк. Шөкер, ислам дине кешенең хезмәт итүен, һөнәрчелек белән шөгыльләнеп хәләл ипиен эзләвен гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрә. Ирнең гаиләсенә алып кайткан ризыгы да, сарыф ителгән акчасы да сәдакадан китә.  
 
– Ни өчен кайберәүләр бик тырышса да, аңа акча авырлык белән килә?
– Аллаһ ризыкларны хикмәте белән төрлечә бүлә. Берәүнең гыйлемгә хирыслыгы күбрәк була. Кемгәдер саулыкта, кемгәдер балаларда, кемгәдер мал-мөлкәттә өстенлек бирә. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кем ни өчен яратылса, шул эшендә җиңеллек табар”, – дигән. Малның кешегә авырлык һәм җиңеллек белән килүләре бик күп сәбәпләр белән бәйле. Тик дөньяда һәр рәхәтнең артында михнәт тора. Җиңел акчаның кадере юк. Тир түгеп эшләгәннән соң ипи дә тәмлерәк, көне буе эшләп арганнан соң йокы да татлырак була. Бүген өлкән кешеләрдән: “Элек ипиләре тәмле була иде. Шул ипине бер генә кабып карыйсы иде”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Беренчедән, яшьлек хатирәләре һәрвакыт тәмле була. Икенчедән, ул вакытта ашарына булмаган. Ипие эләксә дә бәйрәм булган. Өченчедән, кеше җәяү йөргән, авыр хезмәт башкарган. Хәзер транспорт йөртә, коробка автомат, керне машина үзе юа, үзе чайкый, үзе сыга, киленнәргә токмачны да кисеп бирәләр. Эшләп ачыккач, ипи бик тәмле булып истә калган.
 
– Психологлар, акчадан курку, акчасызлык геннан килә, диләр. “Акча акчага килә” дигән гыйбарә дә бар. Диндә боларга аңлатма бармы?
– Бүген “Форбс” битләренең түрендә торган күп кенә байларның миллиард долларлары аталарыннан калган байлык түгел. Күбесе тормышның ачысын-төчесен күреп, михнәт кичереп, ахырдан зур хезмәтләр кылып баеган. Күбебез яратып кулланган бер мессенджер программасына нигез салган Ян Кум туксанынчы елларда әнисе белән Киевтан Калифорниягә күчеп китә. Иң башта ул азык-төлек кибетендә идән юып йөри. Бүген аның 10 миллиард доллар акчасы бар. Атадан калган акча дип булмый һәм мондый мисаллар аз түгел. Әлбәттә, бай ата баласын да бай итәргә тырыша. Аңа яхшы белем бирә, үсү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шулай да, атадан калган малга кәе-сафа корып, теләсә ничек таратып, ахырдан хәер сорашуга калган балалар да аз түгел. 
 
– Затлы машинада йөрү, иркенрәк яхшырак йортта яшәү, кыйммәтле киемнәр киюгә ислам дине ничек карый?
– Бервакыт пәйгамбәр янына таушалган киемнәрдән бер кеше килгән. Ул аннан: “Синең байлыгың бармы?” – дип сораган. Ул: Әйе”, – дигән. Пәйгамбәр янә: “Нинди байлыкларың бар?” – дип сораган. Ул: “Аллаһы Тәгалә миңа төрлесеннән бирде. Сарыклар да, дөяләр дә”, – дип җавап биргән. Шулвакыт пәйгамбәр: “Әгәр Аллаһ сиңа мал бирсә, Аллаһының сиңа булган нигъмәтенең һәм юмартлыгының әсәре күренсен”, – ди.
Хәленнән килгән кеше киндер капчыкка төренеп, ямаулы чалбар киеп йөрергә тиеш түгел. Әмма кешенең башкадан яхшырак атта йөрүе, затлы киемнәргә төренүе үзен башкалардан өстен тотуга, тәкәбберләнеп йөрүгә китермәсен. Чөнки арзанлырак атта йөрүче, кечкенәрәк йортта торучы синнән хәерлерәк кеше булырга мөмкин.
 
Дилбәр Гарифуллина




Үбәй бин Кәгб (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын иде) әйтә:

“Бервакыт иртәнге намазны безгә Пәйгамбәребез ﷺ укытты һәм болай диде: «Ике кеше белән укылган намаз – ялгыз укылганына караганда чистарак (саваплырак). Һәм җәмәгать арткан саен, Аллаһ Тәгаләгә шулкадәр сөеклерәк».


(Сахих Ибне Хиббан, 63)

Догалы йорт




Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре чиксез. Әмма аларны күрә беләбезме? Алар өчен шөкер итәбезме? Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.

–        Безгә берәр кеше ярдәм итсә, аңа кат-кат рәхмәт әйтәбез. Ә менә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә онытабыз.
–        Аллаһы Тәгалә Үзе дә Коръәндә, шөкер итүчеләр әз, ди. Гомәр радыйаллаһу ганһе бер кешенең, Раббым, мине әзләрдән кыл, дога кылганын ишетә дә, кемнәр соң алар әзләр, дип сорагач, шөкер кылучылар, ди, ягъни шул әзләр арасында мин дә булсам иде, дип дога кылган. Кемдер, авыр тормышта яшим, дип акланыр. Әмма монда да Аллаһы Тәгаләнең хикмәте бар. Ул бу дөньяда кемгәдер нәрсәнедер кимрәк биргән, һәм әгәр дә ул кеше Раббысына ышанып, шул тормышына риза булып яши икән, аны ахирәттә әҗер-савапсыз калдырмаячак. Рәхмәтле булырга кирәклеге турында без дин әһелләре генә түгел, психологлар, коучлар да һәрчак әйтеп килә. Әмма кызганыч, бүген күп кеше шөкерсез.

–        Ислам динендә ничек рәхмәтле булырга соң?
–        Иртән уянып күзеңне ачкач та, әлхәмделилләһ, дияргә кирәк. Аннан соң шушы дога укыла: “Әл-хәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр” (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр). Бәдрәфтән чыккач, яңа кием кигәндә, ашаганнан соң, хәтта төчкергәч тә укыла торган догаларның барысы да шул зикер-шөкер итүгә корылган. Догасын укымаган очракта һичьюгы әлхәмделилләһ дип куярга кирәк, чөнки бу сүз шөкернең асылы булып тора. Әгәр дә берәр җиргә барганда юлың уңмаган, әйтик, машинаң ватыла икән, ул Аллаһның рәхмәте белән булырга мөмкин. Шул рәвешле Ул сине берәр бәладән коткарадыр. Юлым барып чыкмады дип борчылырга кирәкми.

– Тел белән әлхәмделилләһ дип кую гына җитми, аны ихластан әйтү дә шарттыр.
–        Телең белән әйтү ул – беренче шарт. Икенчесе – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне күңел белән тану һәм өченчесе – Аллаһ биргән нигъмәтне хәләл эшләрдә куллану. Күз нигъмәтен биргән икән, Коръән укы, файдалы гыйлем ал. Ишетү сәләтен биргән икән, вәгазь тыңла. кул-аякларың бар икән, хәләл кәсеп ит, кешеләргә, дингә файдалы эшләр башкар. Бу нигъмәтләрне дөрес кулласаң, шөкер иткән буласың. Аллаһы Тәгалә иң бай патшаларның берсе булган Давыд галәйһиссәламгә: “Шөкер ит”, – диде. Давыд галәйһиссәламнең гаиләсе, шөкер йөзеннән, төне буе намаз укыган. Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә мал биргән икән, шул малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару да шөкер итү була. Көз башында районнарда гошер җыелды. Ул да җыеп алган уңышыңа шөкер итү була.

–        Коръәндә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне саный башласагыз, исәбенә чыга алмассыз, диелә. Ә иң зур нигъмәт ул нәрсә?
–        Һидаять нигъмәте, ягъни Аллаһ кушканча яшәүне аңлап, дин юлында булу. Ул безгә намаз әһелләреннән, Аны зикер итүче бәндәләреннән булырга насыйп иткән икән, бу – иң зур нигъмәт. Аллаһ байлыкны, ризыкны бөтен кешегә бирә ала. Ә һидаятьне Үзе сөйгән бәндәләренә генә бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнлә тәһәҗҗүд намазына баскач, Гайшә радыйаллаһу ганһә, аны жәлләп, сиңа авыр бит, дигәч, Расүлебез аңа, Аллаһка рәхмәтле бәндә булмаскамыни, ди.    

–        Димәк, намаз укуыбыз да шөкер итү булып чыга?
–        Намаз уку – Аллаһка, ә һәр намаздан соң әти-әниеңә дога кылуың – аларга шөкер итүең, чөнки Аллаһы Тәгалә Үзенә һәм әти-әниләргә шөкер итәргә кушкан. Аллаһы Тәгалә барчабызны Үзенең нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдән кылса иде.

Дилбәр Гарифуллина




"Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, [бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып, үзләренә золым итә]. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш — изгелек булса, Аллаһ аны арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер".

(«Ән-Ниса» сүрәсе, 40 нчы аять)



"Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, [бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып, үзләренә золым итә]. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш — изгелек булса, Аллаһ аны арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер.

(«Ән-Ниса» сүрәсе, 40 нчы аять)




Аллаһның Расүле әйткән:

“Кабер – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокыр булачак”

(Тирмизи).

Догалы йорт


https://max.ru/club44628293

Тормыш җилләренең Max төркеменә рәхим итегез. Сез бу төркемдә шигырьләр, хикәяләр һәм төрле язмалар күрә алачаксыз☺️

Язылыгыз үкенмәссез🤭
👇
https://max.ru/club44628293




📚🖋️Расүлуллаһ ﷺ әйткән:
«Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур гөнаһысы гафу ителер. Кем дә булса мәетне кәфенләсә, Аллаһ аны Җәннәтнең иң яхшы һәм йомшак ефәк киемнәре белән киендерер. Ә кем дә булса мәет өчен кабер казыса, аны җирләүдә катнашса, Кыямәт көненә кадәр аңа шул кабер кадәр савап бирелер».

Җомга көне мөбәрәк булсын🌷

Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.




– Диндә хатын-кызларга алка тагарга ярыймы?
– Исламда моның бернинди дә начарлыгы юк. Хатын-кызларга алка тагу да, моның өчен колак тиштерү дә рөхсәт ителә. Чөнки алка – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Һәм гүзәл затларның бизәнергә теләве – табигый хәл. Әгәр бизәнү шәригать рөхсәт иткән чикләрдә булса, ислам моны тыймый. Шул ук вакытта хатын-кыз үзенең матурлыгын иң элек ире өчен сакларга һәм аны чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш.
 
– Хәзер алканы ирләр дә тага. Анысы тыеламы?
– Бу мәсьәләдә хөкем хатын-кызлар турында әйткәннең капма-каршысы. Ислам – фитрәт дине. Фитрәт ул – Аллаһ тарафыннан кешегә салынган табигый халәт. Хатын-кызның да, ир-атның да үзенә хас табигый сыйфатлары бар. Бу аермаларны юкка чыгарырга яки белә торып бозарга ярамый. Ир-атларга алка тагу ике сәбәп аркасында рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хатын-кызларга охшау булып санала, ә исламда ир-атларның хатын-кызларга охшавы тыела. Икенчедән, алка – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Шуңа күрә ул ир-атның табигый кыяфәтенә туры килми. Бу сүзләр ир-атка бөтенләй үзен карарга яки яхшы күренергә ярамый дигәнне аңлатмый. Ир-ат чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Ул матур, шәригать рөхсәт иткән кием кия һәм хушбуй куллана ала. Ләкин алка ир-атлар өчен рөхсәт ителгән бизәнү әйберләренә керми.

– Ә борынга, кендеккә алка тагу?
– Ул хатын-кызларга гына һәм билгеле шартлар үтәлгәндә ген рөхсәт ителә. Монда иң мөһиме – аның җәмгыятьтә нинди мәгънәгә ия булуы. Ул башка диннең билгесе, чит дини йоланың бер өлеше яки кешенең шул дин әһеле икәнлеген күрсәткеч булырга тиеш түгел. Шулай ук мондый бизәнүнең исламга каршы килгән идеологияләр, агымнар һәм субкультуралар, мәсәлән, сатанизм белән бәйле булмавы зарур. Җирле гореф-гадәт тә исәпкә алына. Әйтик, билгеле бер төбәктә борынга алка тагу хатын-кызлар өчен гадәти бизәнү рәвеше булып саналса һәм чит дин яки идеология белән бәйле булмаса, бу рөхсәт ителә. Бер колакка ике яки өч алка тагуга да шул ук кагыйдә. Әлбәттә, тәнне тиштерү сәламәтлеккә зыян китермәскә, хатын-кыз исә үз матурлыгын чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә, мондый бизәнү тыелмый.

(Булат хәзрәт Мөбарәков белән әңгәмәдә)

Дилбәр Гарифуллина


Репост из: ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә алга таба китерелгән аятьтә ата-аналар өчен дога кылу тәртибен өйрәткән һәм боерган:

«Аллаһы хөкем итте һәм әмер бирде: фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә. Бәлки аларга һәрвакыт йомшак бул, мөлаем сүзләр сөйлә. Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Һәм әйт
👆

@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА


Кадерлеләребез! Өлкәннәр көне белән! Сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!




Сорауларга «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.
 
– Үзеңә бирелгән сәдаканы башкага бирергә яки аннан баш тартырга ярыймы?
– Сиңа бирелгәнне кабул итеп алырга кирәк. Әгәр дә мохтаҗ булсаң, үзеңә тотасың, юк икән, башка кешегә яки мәчеткә бирәсең. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр Гомәр ибн әл-Хаттаб исемле сәхәбәсенә байлык бирде. Шул вакытта әлеге сәхәбә: «Йә Аллаһның илчесе! Аны миннән фәкыйрьрәк кешегә бирсәң, яхшырак булыр иде», – диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа: «Бу байлыкны ал да үзеңә куллан яки сәдака итеп бир. Әгәр дә сиңа, үзең соранып йөрмичә, байлык килә икән, аны ал», – диде.
 
– Балаларга, студентларга, гыйлем юлындагыларга сәдака бирү саваплы, диләр.
– Ятим балаларга, студентларга, дини гыйлем алучы шәкертләргә сәдака бирү – саваплы гамәл. Чөнки алар гыйлем алу белән мәшгуль булганга һәм кәсеп кыла алмаганга күрә үзләрен матди яктан тәэмин итә алмыйлар. Шул сәбәпле мохтаҗ кешеләр төренә керәләр.
 
– «Биргән хәерең сине явызлыктан саклый», диләр. Моны ничек аңларга?
– Бу гыйбарә Әнәс ибн Мәлик исемле сәхәбәнең сүзеннән алынган. Ул: «Сәдака бирергә ашыгыгыз. Дөреслектә, бәла-каза сәдаканы уза алмый», – дигән. Сәдака бирү ахирәт өчен дә һәм шулай ук бу дөнья тормышы өчен дә файда китерә торган бәрәкәтле гамәлләрдән санала. Аны берәр авыру белән чирләгән вакытта яки  бәла-каза килгәч бирү мөстәхәб.

Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә сәдака бирүче кешене бәла-казалардан һәм авырулардан коткара. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр заманында кояш тотылды. Шул чакны ул үзенең сәхәбәләренә: «Әгәр дә хәвефле мондый хәлне күрсәгез, Аллаһка дога кылыгыз, тәкбир әйтегез, намаз укыгыз һәм сәдака бирегез», – диде. Берәрсе, авырып китеп, чирдән дәвалана алмаса, аңа шулай ук сәдака бирү хәерле. Авырган вакытта сәдака бирелсә, Аллаһ шушы чиргә шифасын тизрәк иңдерә. 

Бу гамәлнең хаклыгын һәм файда китерүен чынбарлыкта булган вакыйгалар да раслый. Бервакытны Ибн Мөбарәк исемле табигыйннан бер кеше: «Йә Әбү Габдрахман! Минем теземә шеш чыкты һәм ул җиде ел бу төзәлми. Мин аны төрле дарулар белән дәвалап карадым, табибларга мөрәҗәгать иттем, ләкин бер файда да күрмәдем», – ди. Теге галим әйтте: «Син кешеләр суга мохтаҗлык кичерә торган бер урын эзлә һәм шунда кое казыт. Шул урында кое суы чыкса, тезеңдәге шешең төзәлер дип өметләнәм». Шуннан соң теге ир кое казыта һәм авыруыннан котыла.
 
Әбү Бәкер әл-Хаббәзи исемле кеше бик хәтәр бер авырудан интегә. Шул вакытта күршесе: «Аллаһ илчесенең: «Авыру кешеләрегезне сәдака белән дәвалагыз» дигән сүзләре белән гамәл кылып кара әле», – дип киңәш итә. Шуннан соң бик күп карбыз сатып алып, мохтаҗларны һәм сабый балаларны ашата. Соңыннан алар, кулларын күтәреп, Аллаһка дога кыла һәм шифа сорыйлар. «Аллаһ белән ант итәмен ки, икенче көнне иртән мин Аллаһның рәхмәте белән сау-сәламәт хәлдә уяндым», – ди ул. Бу мисаллар сәдаканың көченә шик калдырмый.
 
Дилбәр Гарифуллина

Показано 20 последних публикаций.