Саба таңнары | Саба районы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

🌸 Бүген райондашыбыз Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына 96 яшь тулды

🌸 Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды.

🌸 Мөхәммәтгали Нургали улы 1930 елның 7 октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның тәүге уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

🌸 Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә.

🌸 1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында завсклад булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында булып, “Иң яхшы звеновод” исеме белән бүләкләнә.

🌸 1955 елда елда укытучы кыз Суфия Сафина белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр.


🚦🚘 Кощак авылы янындагы җир өсте кичүе урынында светофор урнаштыралар

Питрәч районының Кощак авылы янындагы җимерелгән җир өсте җәяүлеләр күпере урынында светофор урнаштыралар.

«Хәзерге вакытта юл хәрәкәтен оештыру схемасы әзерләнә, ул юл аша чыкканда җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен светофор урнаштыруны да күздә тота.

Схема проекты Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе белән килештереләчәк», – дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.


❤️ Камал театрының яңа бинасында 45 парны берләштергән зур никахлашу тантанасы узды.

❤️ Массакүләм никахлашу тантанасы – Татарстанда ел саен үткәрелә торган традиция. Тантанадан тыш, тамашачылар һәм катнашучылар өчен татарларның туй традицияләре турында сөйләүче бию программасы да әзерләнде.

❤️Бәйрәм тантанасында Саба муниципаль районыннан яшь пар - Радик Илдар улы һәм Фәнзилә Мулланур кызы катнашты.

❤️ Котлыйбыз сезне, хөрмәтле яшьләр! Сезгә бәхетле, озын гомер телибез!


📌Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң җаваплы адымнарның берсе. Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз.
Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Булачак һөнәреңне билгеләү башлангыч сыйныфта укыганда ук башланырга тиеш, диләр белгечләр.

Саба урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфы укучылары да профориентация программасы кысаларында районыбызның төрле хезмәт урыннарында булып һөнәрләр белән танышуларын дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә сыйныф җитәкчеләре Илназ Нәбиуллин белән “СабаАгрохим” җәмгыятенең Сатыштагы известь карьерына бардылар.  Укучылар биредәге эш тәртибе  белән таныштылар, известнякны казып алу һәм аны эшкәртеп чыгу процессын якыннан күрделәр. Карьер начальнигы Илвир Фәттахов балаларга известьнең куллану өлкәләре турында сөйләде, шул исәптән авыл хуҗалыгында файдалану үзлекләрен аңлатты.

“Известь туфракның ачылыгын киметә һәм аны уңдырышлырак итә, шулай итеп басулардан яхшы уңыш алуга мөмкинлек бирә” - дип сөйләде белгеч.

Балалар махсус техниканы һәм известнякның эшкәртелүнең төрле этапларын карадылар. Шулай ук предприятиедә кирәк булган башка һөнәрләр белән дә таныштылар: машина  йөртүчеләр, операторлар, лаборантлар... Экскурсия балаларга карьерның ничек эшләгәнен аңларга һәм дөньяда һәр белгечнең үз урыны барлыгын һәм мөһимлеген күрергә ярдәм итте.



❗️Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң җаваплы адымнарның берсе. Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз.
Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Булачак һөнәреңне билгеләү башлангыч сыйныфта укыганда ук башланырга тиеш, диләр белгечләр.

Саба урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфы укучылары да профориентация программасы кысаларында районыбызның төрле хезмәт урыннарында булып һөнәрләр белән танышуларын дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә сыйныф җитәкчеләре Илназ Нәбиуллин белән “СабаАгрохим” җәмгыятенең Сатыштагы известь карьерына бардылар.  Укучылар биредәге эш тәртибе  белән таныштылар, известнякны казып алу һәм аны эшкәртеп чыгу процессын якыннан күрделәр. Карьер начальнигы Илвир Фәттахов балаларга известьнең куллану өлкәләре турында сөйләде, шул исәптән авыл хуҗалыгында файдалану үзлекләрен аңлатты.

“Известь туфракның ачылыгын киметә һәм аны уңдырышлырак итә, шулай итеп басулардан яхшы уңыш алуга мөмкинлек бирә” - дип сөйләде белгеч.

Балалар махсус техниканы һәм известнякның эшкәртелүнең төрле этапларын карадылар. Шулай ук предприятиедә кирәк булган башка һөнәрләр белән дә таныштылар: машина  йөртүчеләр, операторлар, лаборантлар... Экскурсия балаларга карьерның ничек эшләгәнен аңларга һәм дөньяда һәр белгечнең үз урыны барлыгын һәм мөһимлеген күрергә ярдәм итте.


❗️Белеп тору зыян итмәс - файдалы киңәшләр безнең КАРТОЧКАЛАРда👆


Инфраструктура үсеше бүлеге хәбәр итә: «Госуслуги Дом» кушымтасында интерфейс яңартылды. Хәзер исәпләгеч күрсәткечләрен тапшыру һәм аларны тикшерү мәсьәләләрен хәл итү уңайлырак.

Нәрсә үзгәрде
Яңартылган кушымтада күрсәткечләр кайсы ай өчен кабул ителүе һәм период тәмамланганчы күпме көн калуы шунда ук күренә. Әгәр исәпләгечне тикшерү срогы үткән булса, кушымта бу хакта искәртә, ләкин күрсәткечләр тапшыру мөмкинлеге саклана. Су исәпләгечләрен тикшерүгә заказ бирү төймәсе прибор карточкасында ук урнаштырылган. Электр исәпләгечләре, газ һәм җылыту өчен тикшерү тәртибе башка — бу кушымтада күрсәтелгән. Идарә итүче оешманың авария хезмәте телефоны техник эшләр вакытында да ачык.

Кушымта мөмкинлекләре
«Госуслуги Дом» барлык исәпләгечләрнең күрсәткечләрен тапшырырга, ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләргә, идарә итүче оешмага гаризалар бирергә, гомуми җыелышларда тавыш бирергә, йорт чатларында аралашырга, авария хезмәтләрен чакырырга һәм су исәпләгечләрен тикшерүгә заказ бирергә мөмкинлек бирә. Кушымта шәхси торак йортлар хуҗалары өчен дә мөмкин.

Ничек яңартырга
Кушымтаны кушымталар кибетендә соңгы версиягә яңартыгыз. Шуннан соң күрсәткечләр тапшыру бүлегендә кирәкле мәгълүмат күрсәтеләчәк.
Күрсәткечләрне вакытында тапшыру һәм исәпләгечләрне тикшерү коммуналь хезмәтләр өчен артык түләүдән саклый. Инфраструктура үсеше бүлеге халыкка кушымтадан файдаланырга тәкъдим итә.


А вы готовы проверить свои финансовые знания?

С 6 по 27 октября проходит Всероссийский онлайн-зачет по финансовой грамотности. Принять участие в нем могут желающие всех возрастов, а также семейные команды.

Кому будет полезен Финзачет?

• Младшим школьникам:
в игровом формате познакомиться с азами финансовой грамотности, научиться обращаться с деньгами и копить на мечту.

• Старшеклассникам:
принять участие в олимпиадном зачете (13-15 октября). Успешно справившиеся с заданиями школьники смогут выйти в финал олимпиады «Высшая проба» по профилю «Финансовая грамотность», которая дает льготы при поступлении в вузы.

• Взрослым:
проверить свои навыки управления бюджетом и распознавания мошенников, задания максимально приближены к жизни.

Почему стоит участвовать?

• Это и проверка, и обучение: два уровня сложности – базовый и продвинутый, проходить можно любой или оба сразу.
• Отвечать на вопросы и получать цифровые награды вы будете не в одиночку, а с енотом Ефимом Лапкиным.

• Все, кто успешно справятся с заданиями, получат именной сертификат.

Регистрируйтесь и проверяйте свои знания! Ссылка - https://finzachet.ru.
#Финзачет #НацбанкРТ


📣 Кадерле райондашлар! Сезне Өлкәннәр көненә багышланган традицион көзге ярминкәләребезгә чакырабыз!

📆 Алар бу шимбәдә - 10 октябрь көнне иртәнге 7:00дә башланачак.

📍 Ярминкә Байлар Сабасында - мәдәният йорты каршында, Шәмәрдәндә -тимер юл вокзалы каршында узачак.


� Көзге ярминкәгә рәхим итегез!�👋


⚽🏆 Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатына старт бирелде.


🌸 Түбән Шытсу авылында яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла    улы 97 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

🌸 Заһидулла Калимулла улы 1929 елның 5 октябрендә Саба районы Түбән Шытсу авылында  дөньяга килә.

🌸 Заһидулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Заһидулла абый яшьли авыл агайлары белән  тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, ат,  үгез җигеп сука да сукалый.
🌸 1956 елның 9 маенда Түбән Шытсу авылы кызы Сәвиягә өйләнә.

Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Заһидулла абыйның 8 оныгы, 14 оныкчыгы бар.  Ул улы Ринат, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер итә.

🌸 Заһидулла абый гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Яшьтән карусыз, тырыш егет  колхозның алдынгы эшчесе була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була.

🌸 Тәртипле, төпле акыллы,  һәркемгә рәхмәтле Заһидулла абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Архив фотолары.


ВНИМАНИЕ‼️ДВИЖЕНИЕ ВОССТАНОВЛЕНО‼️


❗️❗️❗️С 7 по 9 октября пройдет штабная тренировка по гражданской обороне, в рамках которой 9 октября 2026 года с 10:40 до 10:44 состоится плановая комплексная проверка систем оповещения с включением сирен и перехватом телерадиоэфира, поэтому жителей просят сохранять спокойствие❗️❗️❗️


Хәерле иртә, дуслар-туганнар!🍂☀️ Барчагызга да исәнлек саулык, юлларыгыз һәрвакыт киң булсын, күңелләрегез тыныч булсын!😊🍁

🍂 Халык сынамышы: 7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
📷🤳Бүген " БалаҺөнәр" проекты кысаларында редакциябездә кунакта "Балачак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар һәм газета чыгару эше белән таныштылар😊


🍁Олы Кибәче авыл клубында "Өлкәннәргә булсын гел хөрмәт!" дип исемләнгән чара оештырылды. Бу бәйрәм Өлкән буынга рәхмәт һәм ихтирам белдерү, аларның бай тормыш тәҗрибәсен һәм зирәклеген билгеләп үтү мөмкинлеге булып тора.

🍁Өлкәннәр көне - җылы сүзләр һәм котлаулар өчен сәбәп кенә түгел, өлкән буынга ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төрле чаралар оештыру мөмкинлеге дә ул.

🍁Бу көнне авыл клубына килгән мөхтәрәм өлкәннәр дә чәй табыны артында бер-берсе белән аралаштылар, хәл-әхвәл белештеләр, һәм, әлбәттә, җитәкчеләрдән ихлас тәбрикләү сүзләре ишеттеләр.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🚧 Объезд участка трассы «Казань — Шемордан»‼️

В связи с обрушением надземного пешеходного моста в районе села Старое Кощаково движение на участке перекрыто. Предлагаем следующие маршруты объезда:

➡️ Если едете из Казани:
Двигайтесь по трассе М-7 в обход участка через сёла Кулаево и Пестрецы, далее выезжайте на трассу «Казань — Шемордан».

⬅️ Если едете в сторону Казани:
Следуйте через село Ленино-Кокушкино до села Пестрецы, затем выезжайте на М-7 в направлении Казани.

Просим заранее планировать маршрут, соблюдать скоростной режим и быть внимательными на дорогах‼️

Следите за обновлениями в наших официальных каналах — сообщим, когда движение будет восстановлено‼️


📣ИГЪТИБАР!Сәләтнең хыялларны чынга ашыра торган иң иҗади фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелде! 😍

Сәләттә Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленең юбилей сезонына гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китте.

Фестивальдә 8-25 яшьлек балалар һәм яшьләр әдәби һәм музыкаль юнәлешләрдә катнаша ала. Икенче этап 21-22 ноябрь көннәрендә Лаешта «Йолдызлы» үзәгендә узачак. 22 ноябрь көнне Гала-концертта җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Катнашу шартлары, номинацияләр, казыйлар шурасы һәм төп яңалыклар белән нигезләмәдә таныш һәм гаризаңны җибәр.

👉Онытма: иң зур уңыш сине әле алда көтә! 💜


🌷 Бүген Түбән Шытсу авылында яшәүче Расиха Шәяхмәт  кызы Ризванованы 90 яшьлек юбилее  белән котладылар.
🌷Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, район мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы рәисе Айгөл Шәмсевәлиева, мәгариф өлкәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре тәбрикләде.
  🌷Расиха Шәяхмәт  кызы Әлмәт районы Бишмунча авылында  дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Бөгелмәнең укытучылар әзерләүче уку йортын тәмамлагач, 1956 елда юллама белән Саба районы Түбән Шытсу җидееллык мәктәбенә математика укытырга җибәрелә. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Сайлаган һөнәренә тугы калып Расиха Шәяхмәт  кызы гомере буе балаларга белем һәм тәрбия бирә. 1959 елда Түбән Шытсу  авылы егете Зиннурга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен буларак  каенанасы Вәлия  апа белән 25 ел  бик тату гомер итеп,  аның фатихасын алып соңгы юлга озата. Тормыш иптәше белән алар бик тәртипле  1 кыз, 1 ул  устергәннәр, бүгенге көндә 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

🌷Расиха Шәяхмәт  кызы белем һәм тәрбия биргән балалар  илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт куялар. Алар бүгенге көндә дә остазларының хәлен белешеп, аңа булган чиксез хөрмәтләрен белдереп яшиләр.

🌸Юбилярны котлыйбыз!!!👏



Показано 20 последних публикаций.