Татар ядкарьләре


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Познавательное


Татар халкының ядкарьләре, тарих, мәшһүр шәхесләребез, йолалар һәм гореф-гадәтләр - барысы да бу каналда
https://vk.ru/tatar_yadkarlare
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://max.ru/tatar_live
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://t.me/tatar_yadkarlare

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Статистика

Мәктәп еллары, укытучылар, мөгаллимнәр #тарихи_фотода


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Камырга манып (клярда) алма кыздыру
КИРӘК:
2-3 алма
Камыр өчен:
1 йомырка;
1 аш кашыгы каймак;
1 аш кашыгы сыек май;
2 аш кашыгы он;
чеметем тоз;
1 чәй калагы шикәр комы;
0,5 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч
Кыздыру өчен сыек май.

Алманың үзәген алып, 5 мм боҗралап кисәбез.
Күрсәтелгән азыклардан каймак куелыгында камыр ясыйбыз.
Алмаларны камырга манып, кызган майда ике яклап кыздырып алабыз.
Табынга биргәндә өстенә шикәр пудрасы сибеп чыгарабыз.
Тәмле булсын !


1897 елның 6 октябрендә Казанның Воскресенская урамында (хәзер - Кремль урамы) шәһәр урамнарын беренче тапкыр электр уты белән яктырталар.

1840 елга кадәр Казан урамнары бөтенләй яктыртылмый. Караңгы вакытта урамнарда йөрү куркыныч була.
 
1840 елда Казан урамнарында киндер майлы яктырткычлар куела башлый. 1860 елда аларны керосин фонарьларына алыштыралар. 1871 елда Казанда 1215 фонарь янган. 1877 елда газ фонарьлары урнаштыра башлыйлар, шәһәр урамнары буйлап чуен торбалар сузалар. Әмма газ лампалары яктырак янса да, куллану өчен уңайсызрак дип табыла, керосин лампаларын куллану дәвам итә.
 
Дөрес, керосин лампаларын  да карап-тикшереп тору шактый авыр хезмәт була, бу эшне татарлар бик яратып эшләгән. Бер кеше 45 фонарьны карап-күзәтеп торган, шуның өчен айлык хезмәт хакы 7 сумнан алып 10 сумга кадәр булган. Керосин лампаларын урлап та китә торган булганнар.
 
Урамнарны яктырту тарихына күз салсак, Борынгы Грециядә үк өчаякка май яктырткычлары куела торган була. Ә нәкъ менә урам фонарьлары беренче тапкыр 1417 елда Лондонда куела. Аннары Париж, Амстердам урамнары майлы фонарьлар ярдәмендә яктыртыла башлый. Россиядә беренче урам фонарьлары 1706 елда Санкт-Петербургта куела. 1873 елда Петербургта электр лампалары урнаштырыла.
 
Казанда беренче лампочкалар 1887 елда Панаев бакчасында (хәзерге “Динамо” стадионы) яна. Пар белән эшли торган динамомашина куела, шул урынга куелган 8 фонарь паркны яктыртып тора.
 
Казан урамнарын электр уты белән яктырту өчен 1895-1896 елларда Театр мәйданында (хәзерге вакытта - Ирек мәйданы) беренче шәһәр электр станциясе төзелә (ул урында хәзер Татарстан Хөкүмәте бинасы). Аның хуҗалары – Бельгия ширкәте. (1917 елда ул дәүләткә тартып алына һәм “Кызыл Таң” ширкәте дип атала башлый).
 
1897 елның 24 июнендә Проломная (Бауман) урамында тәҗрибә рәвешендә фонарьлар урнаштыралар. Әмма лампочкалар начар яна, урамны яктырта алмый. Шәһәр урамнарын яктырту тарихы башлану дип 1897 елда Воскресенская урамына куелган лампалар кабынуны саныйлар. Алар инде якты янган, урамны яктырткан. Шәһәрдә 300 багана урнаштырылып, үзәк урамнар электр уты белән яктыртыла башлый.
 
1900 елда электр уты хөкүмәт учреждениеләренә һәм шәхси йортларга кертелә башлый. Электр уты кыйммәт була, 1 киловатт-сәгате – 30 тиен. Шуңа күрә яктырту лампаларын үзәк урамнарга гына урнаштыралар, бик байлар гына өйләрендә электр уты куллана алган. 20 гасырда да урамнарны һәм биналарны яктырту өчен керосин лампалары куллану дәвам итә.
 
Тукай 1912 елда “Кичке теләк” шигырендә яза:
“Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими;
Алда кәгазьгә ташыйлар — күңлемә уйлар сыймый.
Якты беткәнчә языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә,
Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә.”
 
Хәзер Казан урамнарында 90 мең тирәсе ут ноктасы бар. Казан – Россиядә иң якты яктыртылган шәһәрләрнең берсе. “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла башлагач, шәһәр дә үсү сәбәпле, урамнардагы яктырту лампалары күпкә артты.

Фотоларда:

1. Воскресенская (Кремль) урамы (Спас башнясыннан күренеш)
2. Сөембикә манарасы яны
3. Урамнарны яктырту өчен кулланылган керосин лампасы
4. Проломная (Бауман) урамы
5. Электр станциясе (хәзер бу урында Министрлар Кабинеты бинасы)
6. Хәзер шәһәрдәге яктырту лампалары борынгы лампаларга охшатып ясалган
7. Төнге Казан


Тапмадым чиксезлеккә чик,
чарасызлыкка – чара,
Эзләмим инде, үзгәрәм
Ни чарадан бичара.
Эзлим чиксезлеккә чара,
чарасызлыкка бер чик,
Үзгәртәм, камил иманым,
Ни бер шөбһә, ни бер шик.
 

#бу_көн_туган_көн
Шагыйрь Рөстәм Сүлти


#татар_акылы


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
📌Үлем-китем йолалары турындагы сүзебезне дәвам итеп, бүген мәетне алып чыгып киткәннән соң өйдә башкарыла торган гореф-гадәтләрне барларбыз.
#йолаларыбыз
#йола_гадәтләребез


Рәссам Искәндәр Рәфыйковның иң билгеле иҗат җимеше, мөгаен, “Кунакка” картинасыдыр. Татарның кунакчыллыгын, менталитетын, тырышлыгын сурәтләгән бу картинага карап бик күп укучылар инша язгандыр.

Бүген рәссамның туган көне. Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, профессор, Россия Сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков 1929 елның 5 октябрендә Казанда, Яңа татар бистәсендә туа.

Рәссам булачагы кечкенәдән билгеле була. Апасы Фатыйма энесенең рәсем ясауга сәләтен күрә, аннан соң Искәндәрне сынлы сәнгать студиясенә алып баралар. «Мин шул ук көнне киләчәктә бары тик рәссам булачагымны аңладым», – дип искә алган Искәндәр Рәфыйков үз хатирәләрендә.

Искәндәр Рәфыйковның әтисе мулла була, мәдрәсәдә укыта, патша армиясендә хезмәт иткәч, Хәлфин байда приказчик булып эшли. Рәссамның әтисе 83 яшькә кадәр яши. Рәссам аның матурлык яратканын, стеналарында картиналар эленеп торуын, үз кулы белән әйберләр ясарга яратканын искә ала торган була. Сугыш башлангач, әтиләре авырып китә, гаилә бик авыр тормыш кичерә, Искәндәрнең абыйсы, апасы хәрби заводта эшли. Рәссам булгач, Искәндәр Рәфыйков әнисенең сугыш елларында тырышып эшләгәнен мәңгеләштерергә тели, әмма мөселман кануннары белән яшәгән әнисе үзен киндергә төшерүне тыя.

Казан сәнгать училищесын һәм Латвиянең Сәнгать академиясен тәмамлый. Казан сәнгать училищесендә, Казан архитектура-төзелеш университетында укыта. 1960 еллар буынының әйдәп баручы осталарыннан берсе. Шул чорлардагы татар авылларын бик оста итеп сурәтли, портрет остасы буларак таныла. Шулай ук, совет чорына хас булганча, индустриаль пейзаж остасы буларак та таныла.
90 елларда татар темасына алына, Сөембикә, Болгар ханбикәсе картиналарын иҗат итә, мәчетләр архитектурасын сурәтли.
Искәндәр Рәфыйков хатыны Филсинә ханым белән ике егет тәрбияләп үстерә, алар икесе дә төзелеш-архитектура юнәлешен сайлый.

Рәссам 2018 елда Казанда вафат була.

Искәндәр Рәфыйков картиналары:
1. Кунакка
2. Кызлар
3. Туган тел
4. Сөембикә-Ханбикә
5. Авыл советы рәисе
6. Үлемсезлек- Җәлилчеләр
7. Нефтьче кыз
8. Искәндәр Рәфыйковның әтисе
9. Россиянең халык артисткасы Мәрьям Рәхмәнкулова
10. Автопортрет




#татар_акылы


🐈🐕Бүген, 4 октябрь, Халыкара хайваннарны яклау көне. Көн саен, хәтта сәгать саен җир йөзендә берничә төр хайван юкка чыгуын исәпкә алганда, хайваннарның чыннан да яклауга һәм сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ булулары аңлашыла.
Динебездә дә хайваннарга карата мәрхәмәтле булу сыйфаты тәрбияләнә.
Мөхәммәд галәйһиссәләмнең, бу нисбәттән, хайваннарны, аеруча мәчеләрне нык яратуы турында билгеле. Бу турыда без хәдисләр һәм риваятьләр аша беләбез.
"Бервакыт Мөхәммәт пәйгамбәр намазга җыенганда, чапанының җиңендә мәче йоклап ятканын күрә. Ул, мәчене уятырга теләмичә, бик саклык белән генә чапанының җиңен кисеп ала да, намазга шул рәвешле китеп бара.
Намаздан кайтышына мәче инде уянган була һәм аңа кылган изгелеге өчен баш иеп рәхмәт әйтә. Пәйгамбәр исә мәчене өч тапкыр аркасыннан сыйпый, нәтиҗәдә мәчеләр егылганда һәрвакыт дүрт аякларында кала алу сыйфаты белән бүләкләнә" диелә билгеле бер риваятьтә.


Бүген шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, халык яратып тыңлаган, яратып башкарган җырлар авторы Рәмис Аймәтнең туган көне (04.10.1968)
#бу_көн_туган_көн

Мин әле тумаган...

Мин әле тумаган, мин әле
Үрелеп бакмаган дөньяга.
Мин әле Мәңгелек иренендә
Бөрегә төйнәлгән бер Дога.
Мин әле тумаган, әмма мин —
Карында кайнаган бер Дәвам.
Кайдадыр җил булып исәм дә,
Кайдадыр кар булып мин явам.
Мин әле тумаган, ишетәмсез
Җанымда галәмнең гүләвен?
...Дулкыннар ияртеп киткәндер,
Тибрәтеп минем ак биләвем.
Мин әле тумаган, ә инде,
Ә инде... арылган яшәп тә.
Ничә кат туамдыр? Язмышым
Күгендә гел тимер рәшәткә.
Бу дөнья — гарасат мәйданы.
Әллә соң яшәү дә — бер җәза?!
...Мин әле тумаган, ә инде
Күкләрдә укыйлар җеназа.


Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң су астында калган авылларга бәйле бик күп истәлекләр бар. Ә менә Казансу елгасының үзәне, киресенчә, “су өстендә” кала. “Су өстендә калу” аңа һич кенә дә файдага булмый.
 
Бу вакыйгага бүген җитмеш ел тулды. 1956 елның 4 октябрендә Казанның төп елгасы түбән агымында юнәлешен үзгәртә.
 
Казансуның Иделгә кушылган урыны көнбатыштарак – Адмиралтея бистәсендә, “Лагерная” тимер юл станциясе тирәсендә була. Хәзерге Киров дамбасы тирәсендә тугай гына була.
 
1949 елда Иделдә ГЭС төзү буенча тикшерү эшләре башлана. 1951 елның 21 августында СССР Хөкүмәте карары чыгып, төзелеш башлана. Куйбышев сусаклагычы шул чорда дөньяда иң зурысы була. Су күтәрелү нәтиҗәсендә йөзләгән авыл су астында кала, аларны күчереп утырталар. Барлыгы никадәр мәйдан су астында калганы билгесез – рәсми саннар юк, 500 мең гектардан 4 миллион гектарга кадәр дигән саннар йөри. Чагыштыру өчен: Татарстанның бөтен территориясе 6,7 миллион гектар.
 
ГЭС төзелгәч, Казанның да шактый өлеше су астында калырга тиеш була. Казансуны элекке үзәненнән суны җибәрү отышлы түгел дип табыла, чөнки ул бормаланып китә – суны турыга, хәзерге Киров дамбасына таба җибәрәләр. Бик зур дамбалар салына һәм Казансуның элекке үзәне читтә кала. Казансуның элекке үзәне аша салынган бер күперне сүтеп, ул урынга дамба салалар. Өстәрәк – Зилант монастыре тирәсендәге “Бөкре күпер” (Горбатый мост) дип аталган күпердән дә хәзер җәяүлеләр генә йөри, караучысыз калган күпер хәзер авария хәлендә. Петр Беренче заманындагы пристань урынында хәзер агач-куаклар гына үсә.
 
1955 елның 31 октябрендә Иделне буа башлыйлар, 1957 елда су планлаштырылган биеклеккә күтәрелеп бетә.
 
Ташландык үзәндә бикләнеп калган елга үзәне сазлыкка әйләнә башлый. Анда чүп тә түгәләр, яр буйларын агач-куаклар басып китә, шуңа ул бик нык пычрана. Адмиралтея буасы дип аталган сулыкта 1917 елда Дары заводы шартлаганнан калган снарядларга кадәр табалар.
 
Казансуның элекке үзәнен чистарту, аны туристлар йөри алырлык матур урынга әйләндерү буенча берничә проект каралганы булды. Казан хакимияте фикеренчә, бу тарихи урын киләчәктә Кабан күле, Казансу яры кебек үк матур зонага әйләнергә тиеш.

фотоларда:
1. Казансуның элекке үзәне (зәңгәр белән күрсәтелгән) һәм Куйбышев сусаклагычы;
2. Казансуның элекке үзәне аша салынган "Бөкре күпер" һәм ташландык хәлдә калган элекке үзән;
3. Казансуның элекке үзәне аша салынган күпер;
4. Куйбышев сусаклагычын төзү;
5. Казансуның яңа үзәне аша салынган Ленин дамбасы


Кичә беренче кар яуды.
Димәк, халык сынамышлары буенча, 40 көннән, ноябрь урталарына таба җир өстен кар каплар дип көтик.
#сынамыш


ҮКЕНӘМ
Үтмәс төсле булды бер чак гомер,
Ә ул сине һич көтеп тормый икән.
Инде шуңа өзгәләнә карт күңел,
Шул гамьсезлек өчен бүген үкенәм!
Хезмәт икән барлык яме гомернең,
Тик моны беразга соңлап төшендем.
Хәзер әрнеп шуңа чын күңелемнән,
Эшсез үткән көннәремә үкенәм!
Тормышыңның ярты яме яр икән,
Булса ярың, канатларың пар икән.
Нишләп шуны элек белмәдем икән?
Ялгыз үткән көннәремә үкенәм!
Алтын икән туган җирнең туфрагы,
Ширбәт икән чишмәләрнең сулары.
Инде шуны бүген килеп төшенәм,
Шулай соңлап төшенгәнгә үкенәм!
Иң изгесе кешенең — әни икән,
Ул синең өчен генә яши икән.
Тик шуны син аңлап җитмисен икән,
Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм!
Дус булмаган кебек һәрбер мактаган,
Дошман булмый икән һәрбер әрләгән.
Кайчак күңел шуны аңлый белмәгән,
Инде бүген шуның өчен үкенәм!
Җирдә кеше тик бер кат тора икән,
Ни чәчсә, тик шуны ура икән.
Ни күрсә дә үзеннән була икән,
Шуны алдан белмәгәнгә үкенәм!
Әгәр дә мин тагын бер кат яшәсәм,
Иҗат юлын өр-янадан башласам,
Карт йөрәкне болай яндыртмас идем,
Үкенергә урын калдырмас идем!

#бу_көн_туган_көн

Шагыйрь-прозаик, тәнкыйтьче, мемуарчы, җәмәгать эшлеклесе Сәйфи Кудаш
(3.10.1894-26.06.1993)


Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Йөргән юллар белән,
уй чаткысы булып йөзгә төшкән
юл-юл сырлар белән.

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Менгән үрләр белән,
үзән-үрләрендә йөргәнеңдә
белгән серләр белән.

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән,
кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән!

Йә табылган,
          йә тапталып калган…
Гомерең алда –
     үлчәүләргә сыймас
          хыялларың барда.

#бу_көн_туган_көн

Бүген татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрәләрнең берсе Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел.
(03.10.1926-10.05.1980)


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
“Татар авыллары яшәсен, йортлары чын татар йортлары булып, үз йөзләрен саклап калсын!” Марий Иленең дәүләт телекрадиокомпаниясендә 30 елдан артык “Туган тел” тапшыруын әзерләгән һәм алып барган Мәүлизә Гомәрованың тормыш девизы шундый. Журналист ханым республикадагы барлык татар авылларында да булып, алар турында тапшыру төшереп эфирга чыгарды. Бу тырышлыгы өчен аңа Марий Иленең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе исеме бирелде.
 
Мәүлизә ханым башкаларны әйдәп, үзе читтә кала торганнардан түгел. Ул  үзенең шәхси мисалы белән дә татар авылларын, татар йортларын саклап күрсәтә. Әти-әнисеннән калган туган нигезне – Бәрәңге районы Мазарбашы авылындагы йортларын гөл кебек итеп ясап чыккан. Телевидениедә эшли бит әле – шуңа күрә Йошкар Оладан кайта-китә йөрергә туры килә. Әмма, шуңа да карамастан, кош-корт, кәҗәләр дә тота Мәүлизә ханым. Хәзерге вакытта ул “Татар йолалары” проектын башлап җибәргән.
 
Мәүлизә ханымның йорты “Татар ядкарьләре” укучыларына бик кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Миче генә дә ни тора аның!


1875 елның 2 октябрендә Казан өчен мөһим вакыйга була – Казансудан Проломная (Бауман) урамы буйлап Сукно бистәсенә кадәр беренче трамвай уза. Атлы трамвай: 40 кеше утырган вагонны атлар өстери.
 
Казан трамвай челтәре Россиядә иң борынгылардан санала. Казанда иҗтимагый транспортка 1854 елда нигез салына. Казан урамнарында “омнибуслар” – берничә ат җигелгән зур ябык арбалар пәйда була. Аннары ул арбаларны рельсларга утырту, атлы трамвай булдыру идеясе туа. Атлы трамвай 1867 елда ук барлыкка килә язып кала. Сәүдәгәр Шитов трамвай юлын салырга рөхсәт ала, әмма Казан хакимияте рельслар салынган дамбаны карап торуны трамвай хуҗасы үз өстенә алырга тиеш, ди. Сәүдәгәр килешүдән баш тарта.
 
1870 елда инженер Панаев проекты раслана, 1873 елда Англиядән рельслар кайтартып, трамвай юлы салалар. Трамвай ачылышы тантаналы итеп билгеләп үтелә: газеталар шәһәр халкын чакырып яза, маршрутны төсле флаглар белән бизиләр. Әмма беренче коймак төерле була: 21 метр баруга ук каешлар өзелеп, вагоннар туктап кала.
 
Ике маршрут ачыла – берсе хәзерге 1 Май мәйданы тирәсеннән Сукно бистәсенә, икенчесе шул ук мәйданнан Иделдәге пристаньгә кадәр. Алар баштарак ничек өлгерсә шулай йөри, бер елдан соң расписаниеләре дә барлыкка килә.
 
Атлы трамвайда башта байлар гына йөри алган. Шәһәр хакимияте таләбе белән билет хакын арзанайталар, крестьяннар, эшчеләр дә йөри ала башлый. Атлы трамвайлар сәгатенә 4 километр тизлек белән, ягъни акрын гына атлап барган кеше тизлеге белән йөргән. Трамвай челтәре хуҗасы фин милләтеннән булган Густав Тальквист була, аннары ул аны җирле сәүдәгәр Марковка сата, анысы – Бельгия ширкәтенә. Атлы трамвай паркында 330 ат була, кышын, гадәттә, маршрутлар ябыла.
 
Трамвай челтәре киңәя. Парк Адмиралтея бистәсендә була, анда  атларны алыштырганнар. Трамвай вагонын кирегә борып куя торган көчле атның кушаматы Петрушка була. Шуңа да андагы трамвай тукталышын “Петрушкин разъезд” дип атыйлар. Хәзер Петрушка разъздында атлы трамвайга һәм Петрушкага һәйкәл куелган. Петербург урамында да шул чорларның истәлеге - ике катлы вагон тора.
 
Ә “чын”, электр белән йөри торган трамвайлар Казанда 1899 елның 18 (30) ноябрендә ачыла. Башта Түбән Кабанда мазут белән эшли торган электр станциясе ачыла. 1900 елда атлы трамвайлар бетерелә. Дөрес, аларның тизлеге барыбер мактанырлык булмый. Бу хакта “Печән базары” әсәрендә Тукай көлеп яза:
 
“Баш килә шундый каты, шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайдан узып”.
 
Алай да, трамвайлар бик популяр була: 1916 елда биш маршрутта барлыгы 21,6 миллион пассажир йөргән.
 
Шунысы кызык: хәзерге вакытта Казанда 9 трамвай маршруты бар, аларда йөргән пассажирлар саны 100 ел элеккегә караганда азрак: 16 миллион. Чагыштыру өчен: автобусларда елына 146 миллион пассажир йөри.

Фотоларда:
1.Казандагы атлы трамвай Казан урамында
2. Атлы трамвай Петрушка разъездында
3. Атлы трамвай вокзалы трамвай ачылган көндә
4. Петрушкага һәйкәл һәм шул чакларда кулланылган вагон
5. Петербург урамында атлы трамвай вагоны



Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң су астында калган авылларга бәйле бик күп истәлекләр бар. Ә менә Казансу елгасының үзәне, киресенчә, “су өстендә” кала. “Су өстендә калу” аңа һич кенә дә файдага булмый.
 
Бу вакыйгага бүген җитмеш ел тулды. 1956 елның 4 октябрендә Казанның төп елгасы түбән агымында юнәлешен үзгәртә.
 
Казансуның Иделгә кушылган урыны көнбатыштарак – Адмиралтея бистәсендә, “Лагерная” тимер юл станциясе тирәсендә була. Хәзерге Киров дамбасы тирәсендә тугай гына була.
 
1949 елда Иделдә ГЭС төзү буенча тикшерү эшләре башлана. 1951 елның 21 августында СССР Хөкүмәте карары чыгып, төзелеш башлана. Куйбышев сусаклагычы шул чорда дөньяда иң зурысы була. Су күтәрелү нәтиҗәсендә йөзләгән авыл су астында кала, аларны күчереп утырталар. Барлыгы никадәр мәйдан су астында калганы билгесез – рәсми саннар юк, 500 мең гектардан 4 миллион гектарга кадәр дигән саннар йөри. Чагыштыру өчен: Татарстанның бөтен территориясе 6,7 миллион гектар.
 
ГЭС төзелгәч, Казанның да шактый өлеше су астында калырга тиеш була. Казансуны элекке үзәненнән суны җибәрү отышлы түгел дип табыла, чөнки ул бормаланып китә – суны турыга, хәзерге Киров дамбасына таба җибәрәләр. Бик зур дамбалар салына һәм Казансуның элекке үзәне читтә кала. Казансуның элекке үзәне аша салынган бер күперне сүтеп, ул урынга дамба салалар. Өстәрәк – Зилант монастыре тирәсендәге “Бөкре күпер” (Горбатый мост) дип аталган күпердән дә хәзер җәяүлеләр генә йөри, караучысыз калган күпер хәзер авария хәлендә. Петр Беренче заманындагы пристань урынында хәзер агач-куаклар гына үсә.
 
1955 елның 31 октябрендә Иделне буа башлыйлар, 1957 елда су планлаштырылган биеклеккә күтәрелеп бетә.
 
Ташландык үзәндә бикләнеп калган елга үзәне сазлыкка әйләнә башлый. Анда чүп тә түгәләр, яр буйларын агач-куаклар басып китә, шуңа ул бик нык пычрана. Адмиралтея буасы дип аталган сулыкта 1917 елда Дары заводы шартлаганнан калган снарядларга кадәр табалар.
 
Казансуның элекке үзәнен чистарту, аны туристлар йөри алырлык матур урынга әйләндерү буенча берничә проект каралганы булды. Казан хакимияте фикеренчә, бу тарихи урын киләчәктә Кабан күле, Казансу яры кебек үк матур зонага әйләнергә тиеш.

фотоларда:
1. Казансуның элекке үзәне (зәңгәр белән күрсәтелгән) һәм Куйбышев сусаклагычы;
2. Казансуның элекке үзәне аша салынган "Бөкре күпер" һәм ташландык хәлдә калган элекке үзән;
3. Казансуның элекке үзәне аша салынган күпер;
4. Куйбышев сусаклагычын төзү;
5. Казансуның яңа үзәне аша салынган Ленин дамбасы


"Юл темасына кайтканда, аның озын булуына ышанасы килә. Ул бихисап булсын, чиксез булсын! Ләкин бу юлдан күбрәк чын татар җанлы кешеләр атласын иде. Соры масса, космополит, яки манкорт дәрәҗәдәге татарлар түгел, чын мәгънәсендә халкына, үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә ышанган, яңалык китерү генә түгел, сәламәт дәрәҗәдә консерватив булып, мирасны саклап, аны киләчәк буынга исән-имин тапшыручылар да."
#бу_көн_туган_көн
Актер, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинга бүген 60 яшь!



Показано 20 последних публикаций.