Соңгы хат.
Хатка язып куйды ялгыз ана,
Баласына әйтер сүзләрен.
Җиң очлары белән сөртә-сөртә,
Яшьтән томаланган күзләрен.
Балакаем! Газиз балам минем!
Сөеп кенә сине үстердем.
Нәни чакта алып кулларыма,
Үчтекәйләп чөеп үстердем.
Көяләндем, син елаган чакта,
Әгәр көлсәң, мин дә шатландым.
Атлап киткән чакта, егылма, дип,
Канатымны җәеп сакладым.
Хәзер инде үзең үстерәсең,
Татлы җимешеңне – балаңны.
Басадыр шул дөнья мәшәкате,
Онытасың кайчак анаңны.
Көткән идем, бәлки кайтырсың, дип,
Мичтә бәлешемне пешереп.
Син яраткан күмәч ипи салдым,
Җитештеләр алар күпереп.
Самавырга салырга, дип җыйдым,
Мичтә калган кызыл күмерне.
Син кайтуга матур торсын, диеп,
Җыештырып куйдым өемне.
Мунча ягырбыз, дип, су ташыдым,
Утын кертеп куйдым, әзерләп.
Кайткач киярсең, дип, күлмәгеңне,
Сандыгымнан алдым кадерләп.
Эшең күптер, балам, кайта(а)лмадың,
Бушка көтеп үтте бу ял да.
Кайтсаң иде ешрак, мичен ягып,
Өй җылыткан анаң булганда.
Килер бер көн – өем бушап калыр,
Тәрәзәмнең сүнәр утлары.
Ишек алдын карлар күмеп китәр,
Таба алмассың керер юлларны.
Үпкә тотма, балам яшәгәндә,
Төрле чакларыбыз булгандыр.
Тыңлашмаган чакта ачулансам,
Күзең яшьләр белән тулгандыр.
Вакытымны азрак бүлгәнмендер,
Утырырга сөеп-иркәләп.
Кирәк булган да бит, дөнья эшен
Куеп торып бераз читкәрәк.
Исеңдә тот, балам, ана өчен
Бала – бавыр ите, дигәнне.
Ана өчен баладан да газиз,
Җирдә беркем дә юк икәнне.
Әйтер сүзен шулай хатка язып,
Салды ана сандык төбенә.
Уйламаган иде, ялгыз торып,
Калуларын картлык көнендә.
Бер-бер артлы яллар үтә торды,
Көтте ана көнен... төнен дә...
Аның соңгы хатын укыдылар,
Җыелышкач кырык көненә.
Гүзәл Галимова.