Арча хәбәрләре - Арский район


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Район яңалыклары төркеме📷 Группа новостей района📹
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Арск-информ"🗞

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Фидакарьлек - гомер бизәге

Дөньяда бик күп  һөнәрләр бар. Сайлаган һөнәренә гомер буе тугры калып, үзенең бөтен тормышын, йөрәк җылысын башкаларга өләшүчеләр исә аерым хөрмәткә лаек. Татарстанда игълан ителгән фидакәрь хезмәт елы уңаеннан, Шекә авылында гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, хезмәт елларында фидакарьлек үрнәге күрсәткән өлкән укытучыларыбыз белән җылы очрашу узды. Соклангыч һәм тирән мәгънәле тормыш юлы үткән мөгаллимнәребезне олылау кебек изге максатны күздә тоткан бу кичәдә авылыбыз мәктәбендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан мөгалимнәребез катнашты.

Кичәнең төп өлеше өлкән укытучыларның истәлекләренә багышланды. Ветераннарыбыз, үзләренең эшкә яңа килгән беренче көннәрен, беренче укучыларын һәм укыту елларындагы иң кызыклы, үрнәк булырлык вакыйгаларны искә төшерделәр, истәлекле фотолар карадылар. Барлык яшьлек истәлекләрен һәм хәтирәләрне барлагач, һәркемнең йөрәген аеруча дулкынландырган "Картая мени соң йөрәк" җырын башкардылар.

"Чираттагы педсоветка" җыелып төрле тәрбияви ситуацияләрне чиштеләр. Мәктәп программасын искә төшереп, татар һәм рус әдәбиятыннан өзекләрне таныдылар. Заманча яшьләр сүзлеген барлап, хәзерге яшьләрнең, оныкларының сүзләрен ничегрәк аңлауларын күрсәттеләр.
Гөлшат Локманова,
Шекә авыл китапханәчесе.
Калганын моннан укыгыз.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Хәзерге вакытта республикада 64 дәүләт ярдәме чарасы гамәлгә ашырыла. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zaripova-tatarstanda-bulacak-anilarga-social-yardam-caralary-turynda-soilade-5930296


Репост из: ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
™️💼 Достойная зарплата и предоставление жилья: в Татмедиа объявили конкурс на место главреда редакции «Нижнекамск-информ»

От кандидата ждут цифрового мышления и прорывных идей для медиаотрасли.

Соискателю предстоит управлять онлайн-проектами НТР, телевидением, радио и двумя газетами. Документы принимают до 1 декабря 2026 года. Будущему руководителю обеспечат жилищные условия и высокую зарплату.

«Телекомпания НТР – один из крупнейших и наиболее успешных филиалов: у нее собственный бренд и опытный коллектив. Однако наступило время цифровой трансформации: редакция должна активно работать не только в аналоговом телевизионном вещании, но и в цифровых носителях, социальных сетях и интернете. С учетом этих новых требований решено расширить зону поиска и пригласить руководителя с новым подходом и современными компетенциями», – отметил генеральный директор АО «ТАТМЕДИА» Шамиль Садыков.


Требования к кандидатам опубликованы на официальном сайте компании: https://tatmedia.ru/contests

Документы принимают в Казани по адресу: ул. Декабристов, д. 2, 3 этаж, кабинет 3, в будние дни с 10:00 до 16:00. Также их принимают по e-mail hr@tatmedia.com с пометкой «Конкурс главный редактор». Контактное лицо – руководитель департамента кадровой политики Т. В. Пряслова, телефон 8 (843) 222-09-84 (доб. 1819).

@tatmedia


Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!

Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.

Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.

Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.

Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.

Записаться кандидатом в МАХ: https://max.ru/heroestatarstan_bot
  или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00

#КонтрактМинобороныРТ



Милегендә торак йортлары, фатирлары, дачалары, гаражлары һәм башка корылмалары булган гражданнар физик затлар мөлкәтенә салым түләүчеләр дип таныла. Салым түләү хәбәрнамәләре физик затларга инде килә башлады. ❗Исегезгә төшерәбез! Салымнарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк! 🗣Кайбер яңалыклар турында Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5нче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Милегендә торак йортлары, фатирлары, дачалары, гаражлары һәм башка корылмалары булган гражданнар физик затлар мөлкәтенә салым түләүчеләр дип таныла. 📄Салым түләү хәбәрнамәләре физик затларга инде килә башлады.

❗Исегезгә төшерәбез! Салымнарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк!

🗣Кайбер яңалыклар турында Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5нче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Бүген Россия Президенты Владимир Путинга 74 яшь тула. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putinu-74-kak-glava-gosudarstva-otmetit-den-rozdeniya-5930267


2 октябрьдә сәгать кичке 8дә Арчаның Көнбатыш бистәсендәге заправка янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Алынган мәгълүматларга караганда, Казан ягыннан кайтып килүче «Hyundai Solaris» автомобиле белән идарә итүче 2004 елгы ир-ат, юл чаты булмаган урында сулга борылган. Шул вакытта ул каршы як полосада туры юнәлештә хәрәкәт итүче «Darex Timer 300» питбайкына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән.

Питбайкны 2011 елгы балигъ булмаган яшүсмер йөрткән. Аның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә питбайк йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Ул Казан шәһәренә, Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Өлкәннәр ункөнлеге белән!
Бу биюгә битараф калып булмый. Айван мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашуда шундый матур бию күрсәттеләр. Афәрин! Айван мәдәният йортында махсус өлкәннәр өчен атнага бер тапкыр бию түгәрәге эшли.

"Линейные танцы" - "Сызыклы биюләр" түгәрәге дип атала ул. Нинди биюләр алар? Мәгьнәсе - парсыз, бергәләп берничә рәткә яки сызыкка басып, бер үк хәрәкәтләрне бердәм кабатлап башкара торган бию юнәлеше бу. Болай биегәндә партнер кирәкми, шуңа күрә ул аеруча өлкәннәр һәм яшьләр арасында бик популяр.

"Озын гомер ритмнары" ничек матур килеп чыга! Аны мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Минәшәева алып бара (видеода алсу төстәге кофтадан). Халык телендә "Картаю - Карт аю урманда гына" дип уены-чыны белән әйтү бар. Картаймаска! Әнә шулай күрешеп, аралашып, биеп, хәрәкәтләнеп торырга, исән-сау булырга язсын!
Румия Саттарова.


Арча районында «Россия-Культура» телеканалы документаль сюжет төшерде. Төшерү төркеме Кушлавыч һәм Яңа Кырлай авылларында булып, Габдулла Тукайның балачагына багышланган материаллар әзерләде 🎥

Тулырак - безнең карточкаларда☝


А вы готовы проверить свои финансовые знания?

С 6 по 27 октября проходит Всероссийский онлайн-зачет по финансовой грамотности. Принять участие в нем могут желающие всех возрастов, а также семейные команды.

Кому будет полезен Финзачет?

• Младшим школьникам:
в игровом формате познакомиться с азами финансовой грамотности, научиться обращаться с деньгами и копить на мечту.

• Старшеклассникам:
принять участие в олимпиадном зачете (13-15 октября). Успешно справившиеся с заданиями школьники смогут выйти в финал олимпиады «Высшая проба» по профилю «Финансовая грамотность», которая дает льготы при поступлении в вузы.

• Взрослым:
проверить свои навыки управления бюджетом и распознавания мошенников, задания максимально приближены к жизни.

Почему стоит участвовать?

• Это и проверка, и обучение: два уровня сложности – базовый и продвинутый, проходить можно любой или оба сразу.
• Отвечать на вопросы и получать цифровые награды вы будете не в одиночку, а с енотом Ефимом Лапкиным.

• Все, кто успешно справятся с заданиями, получат именной сертификат.

Регистрируйтесь и проверяйте свои знания! Ссылка - https://finzachet.ru.
#Финзачет #НацбанкРТ


"6 октябрь көнне Наласа авылы "Балачак" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Гомер көзе" дип аталган бәйрәм чарасы узды. Традиция буенча аңа тәрбияләнүчеләрнең әби- бабайлары,дәү әти, дәү әниләре чакырылган иде. Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы бәйрәм белән котлап матур теләкләрен әйтте. Балалар иң кадерле кунакларга - биюләр, җырлар, шигырьләр һәм җылы теләкләр әзерләделәр. Кызыклы уен- ярышлар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде, катнашучылар бик актив булдылар. Балалар бакчасының төркемнәрендә дә күңелле, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре бәйрәм залын зур тырышлык белән бизәделәр. Бакчабызның бер почмагында Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, көз фасылына багышланган," Гүзәл кызлар" күргәзмәсе ямь биреп торды. Күптәнге гадәт буенча, балалар горурлык һәм мәхәббәт белән, өлкәннәребезне котлап, үз куллары белән әзерләнгән бүләкләрен бирделәр. Балаларыбызның һәм әби- бабайларыбызның елмайган йөзләрен күрү аеруча күңелле булды, ә бүләкләр алу күңелләренә рәхәтлек өстәде. Кунаклар барысы да очрашудан канәгать калдылар. Тагын очрашулар насыйп булсын",- дип хәбәр итә безгә Наласа балалар бакчасы тәрбиячеләре


Хәерле иртә, дуслар 🌻

Бүген уйланылган эшләрегез барысы да җиңел килеп чыксын, ә янәшәдә илһамландыручыларыгыз булсын💛


Шахмат үзе бер сихәт
Арчаның “Алгарыш” үзәгендә шахмат ярышы булды. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 15 ветеран ярышта катнашты. Кукмарадан да килделәр. Кафе эшләп торды. Тамак ялгап аласың килсә, рәхим ит, кайнар чәй, кофе, өчпочмак, кыскасы, ризыклар мулдан иде.

Ветераннар бик бирелеп уйнадылар. Очрашу бертөрле җылы мохиттә, иптәшләрчә күңелле барды.

Арчада яшәүче Марсель Хәлилов абсолют җиңүче булды. 2нче урында – Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин, 3нче – Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин.

Башка районнардан килгән шахматчылар арасында аерым нәтиҗә чыгарылды. 1нче – Хәйдәр Гарипов (Кукмара), 2нче – Камил Шәймәрданов (Кукмара), 3нче урында Владимир Андреев (Кукмара).

75 яшьтән узганнар арасында Наласадан Габделнәфыйк Фәттаховка тиңнәр булмады.

Рәфкать Йосыпов, Данил Рәхимов, Камил Фатыйхов шулай ук шахматта үзләрен оста шахматчылар итеп таныттылар.

Җиңүчеләргә грамоталар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шахматчылар күптән түгел ачылган “Алгарыш” үзәген яраталар. Кафе да шунда гына, бик уңайлы, диләр. Әнә шундый уңай шартларда очрашып бер күрешү, онытылып шахмат уйнау үзе бер күңел дөньясына, сәламәтлеккә  сихәт.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Эпидемиологлар Татарстанда грипп белән бәйле вазгыятькә бәя бирде. Белгечләр нәрсә фаразлый һәм нәрсәгә әзер булырга кирәк: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2024-eldagy-dungyz-grippy-epidemiyase-kabatlanacak-dip-kotela-5930225


Какие мероприятия будут в районе завтра, 7 октября? Афиша - в наших карточках☝


🧵 Арча осталары — Татарстан данын Витебскта яклады!

Арча районының дүрт кул эшләре остасы — Танзилә Вәлиева, Гөлфия Мәгъсүмова, Рузидә Сөләйманова һәм Нәсимә Гарифуллина — Беларусьнең Витебск шәһәрендә узган «Без актив озын гомер өчен» өлкәннәр союз слетында Татарстан данын тәкъдим итте.

Осталар үзләренең милли кул эшләре буенча осталык дәресләре үткәрде: кулъяулык чигү, татар түбәтәйләрен бизәү, мамык шәл бәйләү серләрен күрсәтте. Татар милли киемнәре һәм кул эшләре чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 🇹🇷

Сәфәр яңа танышулар, җылы очрашулар һәм онытылмас тәэсирләр белән истә калган.

🌿 Яшь чикләре — актив тормышка киртә түгел. Осталыкны саклап, аны яшь буынга тапшыру — үзе зур мирас.


🌿 Зур эшләр дәвам итә!

Арчаның «Мәрхәмәтлек үзәге» «Бирәзә нуры» мәчете белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе грантына ия булып, сәламәтлекләре чикле якташларыбыз өчен яңа мөмкинлекләр булдырды.

🎷Грант ярдәмендә «Кояшкай» милли уен кораллары ансамбле оешты, ротанг үрү остаханәсе һәм кечкенә типография эшли башлады. 💻Катнашучылар шулай ук компьютер грамоталылыгын үзләштереп, иҗади проектлар белән шөгыльләнәләр.

Бүген алар 2027 елга өстәл һәм стена мөселман календарьлары әзерли. 💚




"Заря" ширкәтендә Өлкәннәр ункөнлегендә ветераннарны котладылар🤝

Показано 20 последних публикаций.