Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Официальный канал газеты "Кызыл таң". Республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы.

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Репост из: Радий Хабиров
Всех жителей Башкортостана поздравляю с нашим любимым праздником – Днём Республики!

Всех воинов, которые сегодня с оружием в руках защищают наш общий дом от врагов. Их родных и близких, которые ждут своих героев дома. Всех, кто поддерживает участников СВО и делает всё для Победы.

Наших тружеников, которые двигают Башкортостан вперед. Ветеранов, благодаря которым мы живем в сильном, процветающем регионе. Нашу молодежь, которой еще предстоит проявить себя в будущем.

Всех, кто любит нашу республику и прославляет ее – своими достижениями и добрыми делами.

Башкортостан всегда был и будет опорой нашей страны. Ее крупнейшим промышленным, аграрным, научным, спортивным, культурным центром. И несмотря на сложные времена, мы продолжим наше уверенное развитие.

С Днём рождения, Башкортостан!

Республика көнө менән, ҡәҙерле ватандаштар! Һөйөклө Башҡортостаныбыҙға – артабан да юғары үрҙәр, барығыҙға ла һаулыҡ һәм именлек теләйем!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Русия Президенты Владимир Путин Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

– Авыл хуҗалыгында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт. Сезнең энергиягез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз аркасында Русия дөньяда аграр продукция җитештерүчеләрнең иң алдынгыларның берсе булып тора. Агымдагы катлаулы шартларда да илебезнең агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли, – диде Президент.


Аятьләр язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?

Коръәндә һәм сөннәт буенча мондый төр савыт-саба кулланырга ярамый, дигән турыдан-туры тыю юк. Гомум кагыйдә буенча, тыелмаган нәрсә рөхсәт ителгән дип санала. Шуңа күрә мондый төр савыт-сабаны көндәлек тормышта кулланырга була. Ләкин!

Мондый төр савыт-сабага Аллаһ сүзләре, аның исемнәре язылганлыкны истә тотарга һәм бик сак булырга кирәк. Андый савыт-сабаны теләсә кайда ташлап калдырырга, аңа хәрам ризык салырга, тәмәке төпчекләре салырга, көл савыты буларак кулланырга, бәдрәф, мунча кебек урыннарга алып керергә һәм шунда калдырырга ярамый.

Мондый савыт-саба ватылса, аны күмеп куярга кирәк.

Кемгә дә булса Коръән аятьләре язылган савыт-саба бирергә уйласагыз, үз-үзегезгә сорау бирегез: бүләкне алачак кеше Ислам нормалары һәм этикеты белән танышмы, тиешле кагыйдәләрне үтәрме?





Республика көне белән!
 
Бүген, 11 октябрьдә, Башкортстан төп дәүләт бәйрәмен билгели. 1990 елның 11 октябрендә РСФСР составында Башкорт Совет Социалистик Республикасы төзелде. Әлеге вакыйга бүгенге Русия Федерациясе федератив дәүләт корылышының нигезенә ятты. 1992 елның 25 февралендә Башкорт ССРы Югары Советы республиканың атамасын үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул “Башкортстан Республикасы” дип үзгәртелде, рәсми символларның берсе – яңа флаг расланды.

Хәзер бу көн – күпмилләтле халыкларның бердәмлеген, төрле конфессия вәкилләренең дуслыгын гәүдәләндерүче чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы. Бу көн һәр башкортстанлы өчен зур бәйрәм булып тора. Шушы чордан Башкортстанның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Башкортстан – Русиянең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә. Бүген Башкортстан – Русиянең әйдәүче индустриаль һәм авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе. Республика – илнең төп нефть чыгаручы, химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге.

Башкортстанның киләчәге якты, республика халкының тормышы мул һәм бәхетле булсын. Һәр гаиләгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм бәрәкәт телибез! Республика көне белән!


⭐Ә беләсезме, дуслар, элегрәк 11 октябрьгә каршы төндә күргән төшләр «киләчәкнең көзгесе» дип саналган. Бу төндә күргән яхшы төш чынга ашсын дисәгез, аны беркемгә дә сөйләмәгез. Бүген төнлә күргән төштә мөһим сорауга җавап яки кисәтү булырга мөмкин. Тәмле төшләр, хәерле йокылар сезгә!🌙🌟❤️

367 1 11

❗️Көзен иммунитетны да ныгыту зарур. Бу көннәрдә без сәламәтлегебез хакында аеруча кайгыртырга тиешбез.🍁☔️

✅Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкын айларда без җылы вакытка караганда 6-7 процентка күбрәк калория кулланабыз. Аеруча углеводларга өстенлек бирәбез. Азрак хәрәкәтләнә башлыйбыз һәм тән авырлыгыбыз арта. Күпләр декабрь-гыйнварда гына диетага утыру хакында уйлана башлый. Ләкин галимнәр фикеренчә, организмны чистартучы диетаны сентябрь-октябрь айларында ук тота башларга кирәк. Бу безгә көзге инфекция белән көрәшергә, иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.
✅Көннәр салкынаю, дымлылык кимү сәбәпле, күпләрдә тиренең корылану проблемасы килеп чыга. Шуңа дымландыручы кремнар кулланырга, битлекләр эшләргә кирәк. Гади косметик чараларның ярдәме тимәсә, дерматологка мөрәҗәгать итегез.
💧Һавада дым азаю организмның каршы тору көченә начар йогынты ясый. Шуңа көз көне нәкъ бу вакытта өлгергән яшелчә-җимешне күпләп ашарга кирәк: кабак, алма, кәбестә һәм башкалар. Аларда С витамины, бета-каротин һәм башка файдалы матдәләр күп.
❗️Физик күнегүләр хакында да онытмаска кирәк. Әгәр инде күнегүләрне, гимнастиканы яратмыйсыз икән, көн саен саф һавада җәяү йөрергә вакыт табыгыз. Инфекцияләргә каршы тору көчегез артыр, кәефегез яхшырыр, гәүдәгез матурланыр.
🧄Әлбәттә, нәнәйләребез киңәшен дә онытмыйк – суган һәм сарымсакны даими кулланыгыз. Аларның файдасы әйтеп бетергесез.
🌸Үз-үзегезне яратыгыз, тормышны сөегез. Күңелегезгә көз кермәсә, авырулар сезнең организмга үтә алмас!❤️


❗️Галимнәр әһәмиятле ачыш ясаган.

🥔🍆🍅Бәрәңге, баклажан һәм помидордагы гликоалкалоидлар рак күзәнәкләренең үрчүенә комачауларга мөмкин. Тикшеренүләр барышында галимнәр шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

✅Тикшеренүчеләр молекуляр процессларны өйрәнгәннәр һәм биш гликоалкалоидның — тозан, чаконин, соласонин, соламаргин һәм томатинның — яман шешкә каршы потенциалы булуын ачыклаганнар.

🥔Бәрәңгенең бүлбеләрендә, сабагында һәм кабыгында булган соланин шуларның иң нәтиҗәлесе булып чыккан.

✅Галимнәр сүзләренчә, ул лейкоз күзәнәкләренең үрчүен чикли, организмда кайбер химик матдәләрнең канцерогенга әверелүен туктата һәм инде булган шешләрнең метастазлануын баса.

✅Билгеле булганча, тозанин стероид препаратлар җитештерү өчен кулланыла, әмма рак белән көрәшү өчен моңа кадәр кулланылмаган. Шул ук вакытта тикшеренүчеләр бәрәңге һәм помидордан ясалган ракка каршы дару барлыкка килүдән әле бик ерак булуын билгели.


🍁Иртәгәсе көн - 11 октябрь сынамышлары белән танышыгыз:
🍁Яфрак җиргә тискәре ягы белән килеп төшә икән, киләсе елда уңыш мул булачак.
❄️Талга бәс кунса, кыш озын булачак.
🐰Куяннар йоннарын акка алыштырмаган икән, көз озын булачак.
☔️Җил юнәлешен сәгать йөреше буенча үзгәртсә, томан төшәр.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
👍«Шәйморатов генерал» җырына клип премьерасын карагыз!
✅25нче гомумгәскәр армиясенең «Дружина» армия иҗат коллективы легендар җыр башкарды — генерал Миңнегали Шәйморатовның һәм Ватанны саклап калган барлык геройларның батырлыгына хөрмәт күрсәтте.
✅Клипны махсус даталарга - Курай көненә һәм Башкортстан Республикасы көненә төшергәннәр: бу символларда — заманнар бәйләнеше, гореф-гадәтләр көче һәм туган җиргә мәхәббәт.

✅Петровское шәһәренең М.Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәп укучылары фильм төшерүдә аеруча җылылык һәм тирәнлек бирделәр. Аларның булуы - геройлар турындагы хәтернең яңа буыннарда яшәве, ә тарих һәр яшь йөрәк өчен шәхси һәм якын булачагы билгесе.

✅Төшерү өчен локацияләрне очраклы гына сайламаганнар. Үлемсезлек биеклеге (Штеровка) — батырлыкның бәясе аеруча кискен сизелә торган урын. Русия Федерациясе Герое генерал-майор М. Шәйморатовның һәлак булган урыны - Петровскоеда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга Мемориал куелган. Монда 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры генерал-майор М.М. Шәйморатов һәм 7нче кавалерия корпусы командиры генерал С. И. Дудко җирләнгән. Бу урыннар - изге урыннар, анда үткән һәм хәзерге заман бер сулышта очрый.


🍁Сентябрьдәй юаш кыз түгел ул,
Ноябрьдәй усал апа да:
Зирәк һәм яшь чибәр ханым төсе
Октябрьнең һәрбер адымында.
 
👑Таҗын ышанычлы киеп алган,
Еламаюы — җиңел салкынлык...
Берчә кырыс, берчә шәфкатьле ул,
Ә төсләре — хәйран калырлык!
 
💥Бер көн — нурлы, бер көн яңгырлы ул,
Төрле була белә, янәсе!
Мөгаен да октябрьдәдер ул
Бу көзләрнең асыл мәгънәсе...
☔️ 
 
Ләйсән Якупова.


Репост из: Радий Хабиров
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
В мелодиях курая – душа, культура и богатая история нашего народа. Наша память, которую мы обязаны бережно хранить и передавать следующим поколениям.

Именно поэтому два года назад мы учредили в республике День курая – чтобы эта музыка жила в веках. От души всех поздравляю с этим молодым, замечательным праздником!

Ҡурай көнөн үткәреү, Дәүләт ҡурайсылар ансамблен ойоштороу хаҡында ҡарар ҡабул иткәндә, халҡыбыҙҙың рухи нигеҙҙәрен нығытыуҙы, ҡәҙерле ҡомартҡыбыҙҙы яңынан-яңы быуындарға тапшырыуҙы, ҡурай сәнғәтен үҫтереүҙе күҙ уңында тотҡайныҡ. Хаҡ юлда булыуыбыҙға шикләнмәйем. Ынтылыштар уртаҡ икән, маҡсаттар мотлаҡ тормошҡа ашыр.

Байрам менән, дуҫтар!


🌸Сөенә белегез!
🌸Бүген – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне.  
✅Бүген һәркем көн саен стресс кичереп яши, дисәк, ялгышмабыз. Даими стресс кичерү тормыш шартларын үзгәртә, дөрес карарлар кабул итүгә комачаулый, иртәгәсе көнгә ышанычны какшата. Шуңа күрә үзеңдә стресска каршы тору сәләте булдырырга, психиканың резервларын ныгытырга һәм психик тигезлекне саклап яшәргә өйрәнергә кирәк.

✅Эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнегез. Бу – мөһим фактор. Негатив эмоцияләрне күңелдән бушатырга өйрәнегез – кемгәдер сөйләп, язып, кәгазьгә сурәт төшереп булса да.

✅Йомшак якларыгызны белегез. Тормышта нинди хәл, эш, гамәлнең сезне аеруча борчылырга мәҗбүр итүен аңлагыз һәм бу хәлдән, ул хакта уйлардан читләшергә тырышыгыз.
 
✅Негатив фикерләүне позитивка алмаштырыгыз. Көн саен негатив мәгълүмат җыюдан, зарланудан, тәнкыйтьләүдән туктагыз. Гап-гади матурлыкны, шатлыкны күрергә өйрәнегез – ял көненә, матур табигать күренешенә, бала елмаюына...

✅Сәләтләрегезне үстерегез. Нәрсә яратасыз, нәрсә килеп чыга, нәрсә сезгә кызык – шуның белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз.

✅Башкаларны шатландырыгыз! Кеше бәхетенең сәбәпчесе булуыңны күрү, аңлау күңелне күтәрми калмас.

✅Булганына шөкер итәргә һәм бик күпләрнең сездә булганның аларда юклыгын аңларга өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – вак-төяккә дә шатланырга өйрәнегез!

382 1 12

🍁10 октябрьгә һава торышы сынамышлары.
10 октябрьдә беренче кар яуса, кыш 40 көннән башлана.
✅Төньяк җиле — салкын кышка, көньяк җиле — җылыга.
Әгәр болытлар көньяктан төньякка таба хәрәкәт итә икән, һава торышы бозылачак, ә төньяктан көньякка таба хәрәкәт итсә — җылы көт.
🍁10 октябрьдә коры булса, салкыннар әле тиз генә башланмаячак.
Яшен һәм күк күкрәү карсыз, йомшак һәм кыска кыш вәгъдә итә.
💧Каргалар кычкыра — яңгыр көтә.
Чыпчыклар тавык кетәкләре тирәсенә мамык һәм каурый җыялар, ышык урыннарын җылыталар — берничә көннән төньяк җиле исә һәм көчле салкыннар башлана.
🎄Чыршы һәм наратларда күркәләр аз булса, кыш бик салкын булмаячак.
🍁Яфракларның иртә коелуы яхшы көз һәм җылы кыш вәгъдә итә. Яфракларның соң коелуы — кырыс һәм озын кышка.


Репост из: Радий Хабиров
Перед Днём Республики мы сделали еще одно важное дело – включили подсветку мечети «Ар-Рахим». Вот так она будет выглядеть по вечерам.

Всех с праздником!

416 1 24

🎉Өч көнлек ялларның беренче көне белән!
💪Көч-сихәт бирсен, онытылмас матур көзге мизгелләр бүләк итсен бу бәйрәм көннәре!🍁❤️Яхшы ял телибез сезгә, дусларыбыз! Хәерле иртә!



Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max



Якташыбыз Филүс Каһировка Башкортстанның халык артисты исеме бирелде.


🏆 Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләрен тапшырдылар!
Уфада Республика көненә багышланган тантанада Радий Хәбиров быелгы лауреатларга бүләкләр тапшырды

🎵 Композитор Рим Хәсәнов милли җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.

🎭 Спектакльләр куюдагы уңышлары өчен режиссер Илшат Фәхертдинов, шулай ук «Бер гомер аз» спектаклен иҗат итүчеләр — Мөнир Кунафин һәм Рөстәм Хәкимов премиягә лаек булды.

🗿 «41 ел хатын-кызлары» һәйкәле өчен Владимир Лобанов, Фирдант Нурәхмәтов, Илгиз Фәйзуллин һәм Рөстәм Хәсәнов та дәүләт премиясе алды.

👉 Кызыл та
ң:  сайт |  ВК | ОК | MAX


🚌 Уфа һәм Нефтекамага 25 яңа автобус кайтарылды
Республика көне алдыннан «Башавтотранс»ның Уфа һәм Нефтекама филиалларына 25 яңа «НефАЗ» автобусы ачкычы тапшырылды. Алар шәһәрләрнең иң мөһим маршрутларында йөриячәк

🚌 Автобуслар 92 пассажирга исәпләнгән, газ белән эшли. Салоннарда видеокүзәтү, спутник навигациясе, мәгълүмат таблолары һәм гаджетларны зарядлау өчен USB-портлар бар

📌 2019 елдан республикада җәмәгать транспорты паркы 1519 автобус белән тулыланган. Ел ахырына кадәр тагын 53 яңа автобус сатып алу планлаштырыла

👉 Кызыл таң:  сайт |  ВК | ОК | MAX

Показано 20 последних публикаций.