Булмас димә, дөнья бу (Мистика)


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Эзотерика


✅ Йорт, абзар иясе
✅ Юлда очраган өрәкләр
✅ Рас килгән төшләр
барысы турында язалар монда.
Теләк буенча язмаларны аноним чыгаралар. Монда әкият язучылар юк, барысы да чынлыкта булган.
Ссылка: max.ru/channel_bulmas
Связь со мной: ⤵️
https://max.ru/u/f9LHodD0cOJnivaEp3f4-aJUb9WG3820HXwKDQLs-adOxjwU32TEThyvfCk
⬆️
Язмаларыгызны шушы ссылкага басып шунда яза аласыз.

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Эзотерика
Статистика

Яшь чакта общежитиедә тора идек,анда саташып, теләсә нәрсә күрмәгән бер бүлмә дә юк иде, әле дә шулай диләр. Бер вакыт уянып киттем, каршымда әнкәй белән картинәйнең яшь чаклары, бәләкәй форматта, миңа карап көлеп торалар. Бер ике минуттан юкка чыктылар. Икенче вакыт йоклап киткәнмен, балалар уйлап йөри, ботымны кемдер чеметеп алды. Мин иптәшем икән дип ачуланып торып утырдым. Бүлмә зур, Красный уголокта тора иде, карыйм , ул икенче якта китап укып утыра. Мин куркып , эчтән генә "без монда кунак кына, син хуҗа, безне сакла" дип уйлыйм. Мине аңлаганын белү өчен,, мине иртәгә җиденчһ яртыда уят ,,дип тә куйдым. Нәкъ җиденче яртыда бүлмәне ДСП белән бүлгән идек, мине шакып уятты. Ә чеметкән җире кара янып чыкты. Көн дә шулай сөйләшеп, безне саклавы сорап йоклыйм. Кайчан әйтәм шунда уята, шакыгынын миннән башка кеше ишетми. Юрий выкытын төрлечә әйтәм, өч, җиде минут дип . Шул вакытта уятты, шулай дуслашып киттек. Озакламый квартира алып күчереп киттек, хуҗаны үзем белән алдым. Хәттә бер вакыт күрдем дә үзен, анысын соңрак язармын


Исәнмесез төркемдәшләр.Үткән язмамны бик тәнкитләсәгез дә аңлашырлык итеп яза белмәсәм дә язарга сүз биргәч язам инде. Минем ирем яшь кенә килеш бергә эшләгән дустына 20 сум бурычлы булып һәләкатле үлем белән китеп барды.Минем ул бурычнын бик кайтарасым килде тик мин аның кем икәнен дә,кайда яшәгәнен дә белми идем.Күмәргә эшеннән бик күп кеше килде бәлки ул да булгандыр.Ул кеше миннән ул бурычны сорамады да. Улым үсеп житеп эшли башлагач "Бергә эшләгән егет миннән 2000 сум акча алып торган иде үлеп киткән" дип кайтып керде. Мин әйтәм әтиеңә алып киткәндер.Әтиеңнең бергә эшләгән дустына 20 сум бурычы бар иде дим.Теге 1977елдагы 20 сум 2000 енче елларда 2000 сумга туры килә иде инде.


Эбилэр сойлэгэннэн:
Сугыш вакытында эбием колхоз рэисе булган кичкэ таба районга жыелышка барасы булган. Сон беткэн жыелыш, кайтырга Кирэк, балалар узлэре генэ ойдэ. Кыш коне, тиз карангы тошэ бит. Кайтканда купер чыгасы була. Купергэ життем, ат шып туктады ди, куам куам бармый . Тошеп карасам ат туарылып беткэн ди. Эйбэтлэп жиктем, чанага менеп утырдым, куам бармый.Тоштем тагын туарылып беткэн . Шуннан бисмиллаларымны эйтем жиктем бармый . Шуннан сон жиктем дэ матом сугендем , кочкэ чанага утырып олгердем, ат авылга кадэр котырып чапты, авылга кергэч кенэ тынычланды ди. Конюх бабай ярый эле утырырга олгергэнсен диеп эйткэн.

Элек басу саклау булган бит.
Шунда курше бабай сойлэгэн :учак янында утырабыз, килэлэр инде ар кызлары матур итеп киенгэннэр узлэре, жырлыйлар, биилэр икэн. Шуннан Аятелкорсине уеыйм, юкка чыгалар. Бераздан тагын килэлэр диеп сойлэгэн булгаг


Хэерле кич! Мин дэ йорт иясе турында язып утим эле…
1. Улым бэлэкэй чакта горшокта утыра, эшкэ , шул чак бэлэкэй генэ песи баласы почмактан йогереп чыкты да залга кереп китте. Улым да куреп алды. Кара, кара песи баласы ди. Артыннан кереп карадым, юкка чыккан иде. Бездэ песи булганы юк.
Шул ук квартирада аякка шундый йомшак, жылы, узе жинел генэ килеп яткан иде. Курыктым нишлэптеп. Аякны тартып алдым юрган астына.
2. Йортка торабыз хэзер , куптэн тугел эле кич белэн узем спальняда, залнын бер почиагында орчык белэн жеп эрлэгэн тавыш ишетелде 1-2 минутлап булгандыр.


Иң кирәк вакытта дөрес киңәш аласыгыз килсә, шушы каналга язылып куегыз! ✨

Бу канал - чын тормыш истәлекләре, кеше язмышлары һәм гыйбрәтле хәлләр җыентыгы. «Нишлим икән?» төркеме сорауларны максималь тизлек белән чыгаруы һәм 100% аноним булуы белән аерылып тора

КУШЫЛЫГЫЗ⤵️

https://max.ru/channel_Nishlimlken


Исәнмесез! Мин башҡорт телен дә яҙам , минең менән дә булды ҡурҡыныс хәлдәр, 80-се йылдар ине, миңә малосемейка бирҙеләр, ул нисә йыл буш торған комната, ремонт яһап ҡыҙым менән күсендек апрель айында , ҡыҙым 1-се класта уҡый ине, шунан йәйге каникул башланыу менән ҡыҙымды ауылға ата-әсәйемдәргә алып ҡайтып ҡалдырып килдем, вот шунда башланды минең , йоҡлап киткәс ҙур бер ир килеп эргәмә ҡосаҡлап ала, ҡулымды тот тей ҡулын тотоп ҡараным ҙур йөнтәҫ 🤦үҙем уйлайым минең ирҙең ҡулына оҡшамаған тип, мин ирем менән айырылышҡайным инде, үҙемсә уҡыным, һүгенәм төш тә һымаҡ өндә һымаҡ, был китте ванна ға кранды бара һыу аҡҡан һымаҡ, шунан һуң ауыл ға ҡайтып әсәйемә һөйләп бирҙем, ярар тине икенсе ял ҡайтма мин үҙем килеп ҡөрьән уҡытырбыҙ тине, элек муллалар һирәк ине, апайым бер әбейҙе килтерҙе, уҡыны оҙаҡ итеп и шул әбей 2көндән мәрхүмә булып ҡалды аптыраныҡ шапшаҡтай әбей, әбейгә ен ҡағылған тинеләр ысын мы бушмы. Анонимно.


Тәрҗемә аңламаганнар өчен.
Исәнмесез! Мин башкорт телен дә язам , минем белән дә булды куркыныч хәлләр, 80-се еллар иде миңа малосемейка бирделәр, ул ничә ел буш торган комната, ремонт ясап кызым белән күчендек апрель аенда , кызым 1-се класта укый иде, шуннан җәйге каникул башлану белән кызымны авылга әти-әниләргә алып кайтып калдырып килдем, вот шунда башланды минем , йоклап киткәч зур бер ир килеп кочаклап ала, кулымны тот ди кулын тотып карадым зур йонлач 🤦үзем уйлайым минем ирнең кулына ошамаган дип, мин ирем белән аерылышканым инде, үземчә укынам, сүгенәм төш тә кебек өндә кебек, бу китә ваннага кранны бора су аккан кебек, шуннан соң авыл га кайтып әниемә сөйләп бирдем, яхшы диде икенче ял кайтма мин үзем килеп корьән укытырбыз диде, элек муллалар сирәк иде, апаем бер әбине китерде, укыды озак итеп и шул әби 2 көннән мәрхүм булып калды аптырадык. Әбигә җен кагылган диделәр чынмы бушмы. Анонимно.


Параллель мир дигән төшенчә дә бар бит әле. Минем әткәй мәрхүм сөйли иде, бер вакыт НЛО лар турында бик күп сөйлиләр иде бит. Кич тышка чыксам, каршы яктагы өй ягында бел тәлинкә кебек нәрсә эленеп тора, эчендә утлары да бар, кешесе күренми , ди. Үз күзләренә ышанмый әнкәйне дә чакырып чыгара. Бер ике минут карап торган идек, алларында пәрдә кебек нәрсә капланды да, үзләре юкка чыкты. Озак карап тордык, пәрдә таралгач артында бушлык, бернинди койма да, абзарлар да калмады, иртән генә пәйда булды ди. Шул темага 1954 ел иде, дип сөйли. Безнең авылда биек кенә таулар тезмәсе. Тау башында шундый тәлинкә кебек нәрсә озак кына асылынып торды . Ул вакытта НЛО турында сөйләүче дә юк иде, сөйләргә дә ярамый иде, диБерәр Американский аппарат тыр диләр. Иртән берничә ар ат тауга менә. Болар булган җирдә элеккеге бе сум акчадан чак зуррак тишек калган, дилбегә төшереп карадык, төпкә кадәр төшеп җитә алмады, вак таш ыргытабыз, кая кадәр төшкәне ишетелми, берәр файдалы казылма эзләгәннәрдер дип сөйләде


2016 елны Кубаньда магистральный газопровод төзүдә эшләдек. Анда безнең бик күп техника иде. Төнгә бөтен техника эшләгән урында кала иде. Кич белән ашаганнан соң охранга бер кеше кала иде. Чират миңа җитте. Кичке унда тракторист әйткән урынга мине охранга алып киттеләр. Килеп җиттек ул урынга бер техника да юк. Трубопровод буенча 2 км җирне әйләндек. Юк техникалар бер җирдә дә. Трактористка звонить иттек. Ул уже бераз салган, но бөтен техника шул урында калды ди. Озак әйләнеп йөрдек, техникаларны тапмагач кире кайтып киттек базага. Иң кызыгы иртән башланды. Трактористан сорыйбыз: син точно адресны бутамадыңмы, һәм нинди шатлыктан салдың дибез. Ә ул безгә мин вопще эчмәдем ди. Бригададагы мужиклар да, аңа путевка язган медик та моны раслады. һәм ул сез минем белән берничек тә сөйләшә алмадыгыз чөнки мин телефонны тракторда онытып калдырганмын ди. Но без синең белән сөйләштек һәм син салган идең дибез. Соңыннан без җыелышып киттек шул урынга. Барсак бөтен техникада шунда тора. Тракторист безгә тракторыннан телефонын алырга кушты. Телефоны чыннан да шунда ята иде. Һәм без аптырашта калдык. Минем телефоннан трактористка шалтыраткан вакытны карыйбыз. 22.17 шалтыратканмын. Минут ярым сөйләшкәнбез. Трактористның да телефонын карадык. Аның да нәкъ шул вакытта сөйләшкәне күрсәтә. Трактор ачкычка бикләнгән. Бер кеше дә керә ала торган түгел. Аннан соң якын тирәдә бернинди авыл, поселоглар да юк. Кем белән мин сөйләштем һәм кая иде бөтен техника һаман да шул сорау борчый мине.

Булмас димә, дөнья бу


Хәерле көннәр! Әйләнеп йөриләр дип укыгач, минем тагы бер кечкенә вакыйга искә төште. Монысы инде әтинең иң кече сеңлесе турында. Шәһәр читеннән бакча алдылар. Кечкенә йорт та салдылар. Пенсияга чыккач кызы белән шунда казындылар. Кызы эш кешесе булгач, кунып яталмый. Берүзе кунарга калган. Төн җитте, ди. Йоклап булмый, ята, ята оебырак киттем, ди. Кулга кул тотынышып, мин яткан кроватны әйләнә башладылар. Әкрен генә укынып яттым, ди. Таң беленә башлауга, берсе: "Ярар, җитте! Әни йокласын инде", дип юкка чыктылар, дип сөйләде апабыз. Бүтән анда йокларга калмадылар.

Булмас димә, дөнья бу


Торкемдэшлэрнен язмаларын укыгач, әллә ниләр искә төшә.
1984 ел. Беренче балам белән авырлы вакытым. Малосемейкада яшибез. Ирем белән икебезгэ бер карават. Ул стена ягында йоклый, мин-кырда. Янәшәмдә кемдер басып торуын сизеп уянып киттем. Куземне ачсам, кап-карадан киенгән, озын буйлы бәндә басып тора. Иремэ төртүгә, ул уянды. Теге акрын гына кухня ягына чыгып китте. Тордык. Утларны яндырып, ирем бөтен почмакларны, шкафларны миңа курсэтеп чыкты. Имеш, минем куземэ куренгэн, беркем дә юк. Икенче көнне тик торганда суым китте, 28 атнада балам туды да улде.
Икенче юлы кечкенә буйлы җеннәр белән очрашырга туры килде.
2004 ел. Әти-әни йорты, без ускэн йорт нигезенә кадәр янды. Курше авылда, яшьләрне җәлеп итәр өчен колхоз җиткергән йортлар бар иде. Авылдан читтә Куп еллар торган иде инде алар. Әти сугыш Ветераны булгач, безгә бер йортны сутеп алып кайтырга рөхсәт бирделәр. Мәрхүм әни шунда ук:"и, җеннәр ияләшкән йорттыр инде ул", - дигэн иде. Йортны алып кайтып, өмә ясап кутэрдек. Тушэм, идәне булгач, эчке эшләрне эшләр өчен шунда яши башладык. Кемдер биргән диванда апам белән йоклыйбыз. Читтәрәк абый. Шундый ритмичный, дәртле көй ишетеп уяндым. Кузне ачсам, диван тирәли тезелеп баскан кечкенә кешеләр, димме? Йөзләрен курмим, гэудэлэрен курэм һәм диванны глобус кебек зырылдатып эйлэндерэ болар. Музыка уйный, ишеткәнем юк андыйны. Апага таба кулны сузам, буй җитми. Ниһаять, апа уянды, диван эйлэнудэн туктады. Ышанмаслар иде, диван урыныннан кучкэн. Әни:"Өй почмагыннан тезелешеп, йөгереп менәләр, аннан нишлилэрдер, ишетелми", - дия торган иде. Абый шул елларны намазга басты. Ул өйдә азан әйтә башлагач, тынычлык урнашты.

Булмас димә, дөнья бу


Меня шундый хэл була, 1953 нче елны безнен гаилядя. Эби сэйли идэ мярхюмя. Йоклап яталар икян, энинен энесе бишектя. ШЯЙХЕТДИН бабай , кайнатасы эбинен кычкырып жибяря: Килен , тиз бул, тор, бишекне кара дип. Барда сикереп тора, лампаны кабыза эбием, бишектя бала юк. Бабай эбигя сугып жибяря, ире эбинен, Шяйхетдин бабай тюгел. Шяйхетдин бабай эбигя: тиз бул, мунчадан минек алып кайт ди. Эбекяем курыкмыйча тэн уртасында чаба тау астындагы кара мунчага. Минекне алып кайта, карт бабай минекне бусагага кыстырып, ишек белян, укый башлый. Бермял мич башында бала елап жибяря. Карт бабай : тотынмагыз узем ди. Эби эйтя идэ" ята бала киез итекляр арасында, авыздан кюбек киткян "- дидэ. Карт бабай баланы кулга алгач" Эсхать бу" дип укый башлый. Абыем хаман исян. Эбием Шяйхетдин бабайны кош теллярен анлый идэ, ул заманда белгертергя ярамый дия идэ. Карт бабай- бабайнын этисе.

Булмас димә, дөнья бу


Минем белән дә шулай булган, бик күптәннән инде ул. Әткәй, әнкәй күршеләргә ашка киткән, мин картинәм белән сәкедә(элек сәке була иде бит) йоклаган булганбыз Әткәйләр кайтып, картинәй ишекне ачарга торган, керүенә мин юк ди, эзләмәгән җирләре калмаган. Картинәй динле кеше иде, биш намазын, уразасын калдырмый 103 яшьтә бакыйлыкка күчте. Укына укына мине сәке астыннан тапкан, берни белми йоклый идең ди. Миңа 40 көн чамасы булган, исем кушканнардырмы ул вакытта, белмим. Метриканы кайчан вакыт табалар шунда яздыралар иде бит.

Булмас димә, дөнья бу


Минем әткәй гомер буе кладовщик булып эшләде, сельсоветта утырган бер ханым декретка киткәч аны вакытлыча бухгалтер итеп куйдылар.. Сельсовет күрше авылда иде, әткәй ат белән йөреде. Вакыты җиткәч теге ханым үз эшенә чыкты, әткәй үз эшенә, авылда эшли. Бер ярты ел чамасы вакыт узгач, элек кышлар бик суык була иде бит, төнлә капканы җимереп теге ат килеп керде, атны конюшняга сдавать итәләр иде бит. Атның күзе атылып чыгардай булып акайган, үзе тирләп лычма су булган, дер дер калтырый, башындагы чәчләре үрелгән. Әткәй кәжән, аның өстенә одеял ябып куйды. Безгә белдермәскә тырышалар, курыкмасыннар дип, күрше әби генә,, җеннәр чапкан инде моңарда,, дип әйтеп куйды.

Булмас димә, дөнья бу


Минем эти КУП еллар колхозда бригадир булып эшлэде. Без 3 кыз Эле мэктэптэ укымый идек. Эти колхознын "Сандугач" исемле аты белэн Эшли иде. Бер матур конне эти белэн эни урманга киттелэр. Мунча керергэ каен себеркесе, кемнэрдер миннек, миндек дилэр., эзелэргэ каен ботаклары алып кайтырга. Усак та, чыршы ботаклары да була иде . Э уртасына мэтрушкэ, торле исле улэннэр куша идек. Эти 3 кызы белэн кышка себерке эзерли. Эни безнен ин яраткан ризыгыбыз бэлеш пешерэ, мичтэ. Майлы коймакларын оеп куяр иде.
Эмма бу баруларында без эни белэн этине югалткан . булыр идек....
Матур гына кайтып килгэндэ, АТ оркеп, ботен коченэ чаба башлый. Сбруйлары чишелеп, "Сандугач" ойгэ кайтып керде.Алар эйтэлэр, сбруйлар чишелэ башланганда, АТ белэн арба арасында ап-актан киенгэн, кеченэ, елмаеп торган, ап-ак чэчле матур бабайны курэлэр. Безнен кадерлелэребез арбада утырып калалар. Барысы да нормально. Ботен авыл аларны эзлэргэ китэ. Тау тошкэндэ шундый Хэл була. Авылнын укымышлы эбилэре, сезне Хызыр Ильяс саклап калган, диюлэре хэтердэ калган.
Булмас димэ....

Булмас димә, дөнья бу


Эни белэн булган бер вакыйганы язып утэм (рус шрифты белэн, гафу итэрсез). Ул инде хэзер олы яшьтэ, туксанны узды. Исэн-сау, аякта йори, кузлэре кузлексез курэ, акылында, хэтере яхшы, куз тимэсен!
Бу кеше ышанмаслык хэл турында без куптэннэн белеп устек. Олылар эледэн-эле бу турыда искэ тошереп сойлэшэлэр иде.
1960 ел. Январь башы. Эле генэ Яна елны каршы алганнар. Бэйрэм шаукымы эле тынмаган. Авыл клубында кичке уеннар горлэгэн. Эти белэн энинен яшь чаклары. Топ йортта узлэре генэ яшэгэннэр. ( Эби-бабай исэн булмаган). Ике атна элек кенэ беренче балалары – абыебыз доньяга килгэн булган. Берконне, шатлык остенэ шатлык остэп, армия сафларыннан этинен энесе кайтып тошкэн. Шул хормэттэн кич табын корганнар. Олы абыйлары да хатыны белэн боларга килгэннэр. Ашап-эчкэннэн сон, болар жыйнаулашып клубка чыгып киткэннэр. Эни яшь бала белэн ойдэ калган.
Кысып кына куелган лампа яктысында, чаршау артындагы караватта, бала имезеп ята торгач узем дэ йоклап киткэнмен, ди эни. Купме вакыт узгандыр, доп-доп килгэн тавышка уянып киттем, ди. Карыйм, янымда балам юк! Тэгэрэп тошкэнме дияр иден, баланы эчкэ, стена ягына салган булган. Бала аяк очында да, юрган-мендэр астында да, идэндэ дэ юк ди.
Чэчрэп сикереп торып, бишеккэ ташланган. Эти кайтып, баланы эллэ шунда алып салганмы дип – бишек тэ буш икэн. Ойдэ дэ тынлык, башка беркем юк.
Куркудан йорэге ярыла язган энинен. Шулчак, анын кузе карангы мич аралыгына ( голбэч дип тэ эйтэлэр безнен якта) тошэ. Ни курсен, бала, билэулэнгэн кое, шунда ята, ник елап карасын, ди.
Билгеле инде, эни тизрэк шунда ташланган, баласын кулларына алып, кукрэгенэ кыскан хэм кычкырып елап жибэргэн. Шулчак ой ишеге ачылып киткэн дэ, этинен армиядэн кайткан энесе килеп кергэн. Тышта, баскыч тобендэ, доп-доп итеп ул аяк каккан булган икэн. Шул рэвешле кун итеге табаныннан кар койган. Баласын кукрэгенэ кысып, елап утырган энине куругэ:
– Ни булды, жинги, ник елыйсын? – дип сораша башлаган.
Ул да тугел, башкалар да кайтып кергэн.
Эни боларга нэрсэ булганын сойлэп биргэч, бик аптырашканнар инде – ике атналык сабыйны кем мич арасына, идэнгэ тошереп куйган? Бу ни хикмэт?!, дип.
Исем куштырырырга олгермэгэн булганнар эле, шушы хэлдэн сон икенче конне ук, мулла чакыртып, балага исем куштырганнар .
Исемсез баланы жен алыштырырга момкин, дия торганнар иде, ди эни. Шул, жен эше генэ булгандыр. Ул вакытта сэгатъкэ кузем тошкэн иде, хэтерлим, тонге 12 туларга 10 минут иде, дип искэ ала ул.
Эле дэ ярый энебез алданрак кайтып кергэн, ул добертэткэн тавыштан куркып, жен балабызны ташлап калдыргандыр, дип фаразлый эниебез.
Элеге сабый, ягъни абыебыз, сау-сэламэт булып ускэн. Хэзер дэ, Аллага шокер, исэн-имин. Сигез онык бабасы.

Булмас димә, дөнья бу


Тагын бер тошемне язам. Эле ике кон генэ узды. Узебез ускэн ойдэ эни ашарга пешерэ шундый куп. Эни нигэ шулай куп пешерэсен дим. Кунаклар куп була ди. Остэлдэ пешкэн бэлеш тора, ачылган шуны тэмле итеп ашадымда уянып киттем. Менэ оч кон рэттэн ерак туганнарыбыз улеп китте. Мина шулай рас тошлэр керэ.

Булмас димә, дөнья бу


Хәерле көн!
Тагын бер маҗараны языйм әле.
Яшь-үсмер чак. Олы апамнар үзләренә диван алганнар иде, күптә үтми, безгә, авылга кайтардылар. Үзебезгә икенчене алырга булдык диеп. Мин шул диванда йоклый алмадым инде. Төнлә һәрвакыт саташып кычкырып җибәрә идем. Чөнки ,тездән аста аяк арасыннан песигә охшаган бер нәрсә чыга иде. Башы , аяклары чистый зур песи инде, только колаклары кешенеке кебек урында, и күзләре зур иде. Алгы куллары белән сыйракларга тотынып күтәрелә иде. Һәрвакыт ыңгырашып-саташып уяна идем. Өйдәгеләрне куркытып.🤭
Башкаларга алай итми иде.
Әле берничә ел элек кенә ападан сорадым шуны.
Без бит ул диванда вообще йоклый алмадык ди, шау саташтык ди. Алар уйламаган инде, башка җирдә, башка кешеләргә дә шулай булыр дип. Нәрсә булган дыр инде ул, кем белсен🤷‍♂️🤷‍♂️

Булмас димә, дөнья бу


Хәерле көн,группа.Мин дә кечкенә чакта үзем белән булган хәлне сөйлим әле.Миңа 5 яшьләр.әти үлде.Без почмак якта ут яндырып йоклыйбыз.Мин зур мич янындагы рәшәткәле караватта йоклыйм.Янда кечкенә ак чәчле курчак ята.Берзаман уянып киттем.Курчагым башы белән рәшәткәгә кысылган.Өстәл янында әти (Мәрхүм) утыра торган урындыкта бер хатын утыра .Кыска чәчле,матур йөзле,үзе әйтә: ха,ха ,шәп булган дип көлеп әйтте.Бик курыктым.Бисмиллаларымны укыдым,шунда шуып өстәл астына төшеп китте.әни (тоже мәрхүмә инде.миңа 12 яшь иде ул үлгәндә.әнигә 38 яшь иде)энем белән(ул чакта 2 яшь иде) зур караватта йоклыйлар.Алар янына барып ятарга,теге хатын утырган җирдән үтәсе бар,курыктым.Йокламый ,дерелдәп чыктым.Иртән әнигә сөйләдем.Әни күрше әбигә кереп сөйләде.ул әби әйткән:Нигез ияләре ,сәдәка бир нигезгә дип.Миңа хәзер 50 тула,шул хатынның тавышын,йөзен һич онытмыйм.Менә шундый хәл.

Булмас димә, дөнья бу


Кызлар, минем Файдасы тисен төркемендә дә бик күп сораулар язалар. Төрле авырулар турында. Кемгә нинди даруның, нинди дәвалау ысулы булышты төркемгә кереп җаваплар язмассызмы икән?. Киңәшләр дә бар анда. Халык өчен файдалы төркемнәр генә минем 😊 Ссылкасын куям

👇👇👇
http://max.ru/channel_faida
Файдасы тисен
(Польза трав и фруктов) Чтобы было на пользу На здоровье Ссылка: max.ru/channel_faida Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJnivaEp3f4-aJUb9WG3820HXwKDQLs-adOxjwU32TEThyvfCk ⬅️(сорауларны монда язарга)
Канал


Кызлар,булмас димэ.Эткэй вафат булганда,ике айлык авырым бар иде.Озатырга Чак кайтып житештем,иелеп елыйм,и эткэй,туасы баламны да курми китэсен,дип.Белэсезме? Бала тугач,имезгэч,бала янда ята,мин йоклап киткэнмен,тош курэм.Ишектэн палатага эткэй,аны озатып,тагын оч шэулэ кереп урындыкка утырдылар,Бер сух эндэшмилэр,балага Карап тордылар да экрен генэ чыгып киттелэр.Куркуларым шунда,,баланы алырга килгэннэр дип. Ээткэй баланы куреп китте....

Булмас димә, дөнья бу

Показано 20 последних публикаций.