Тормыш җилләре


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Книги


Нинди генә җилләр исмәсен яныгызда терәк булырдай якыннарыгыз, җилдән саклап калырдай дусларыгыз булсын!😊🙏🌺
Төркемдә сез бик күп шигырьләр, хикәяләр һәм төрле язмалар күрә алачаксыз. Рәхим итегез🤗
Сораулар һәм реклама буенча
👇
https://max.ru/u/f9LHodD0cOJckj8vttFH0fclPZysG6uHC1RLemLPbW2DcqE3kkxQKLmZ0FU

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Книги
Статистика

Тормыш бит, ни булмас.

Тормыш бит,
ни булмас дөньяда..
Туган ташлар, дустың синнән качар..
Якыннар япканда капкасын..
Җиде ятлар сиңа ишек ачар..

Дөнья бит
ишелмәс бу дигән таулар да..
Син барыр юлларга ишелер..
Мәңгегә үз иткән кешеңнән..
Көтмәстән күңелләр бизелер..

Дөнья бит ,
көткәнчә таң атмас көн тумас,
Елгалар ярыннан ташырлар,
Өметләр өзелде дигәндә,
Хыяллар тормышка ашырлар..

Гайбәт сүз йөрәкне телгәләр..
Кемнәндер җылы сүз көткәндә,
Мең тапкыр тау төшеп менәрсең,
Тормышның юлыннан үткәндә..

Күңелең мөлдерәп тулганда,
Кемнәрдер яшьләрең сөртерләр..
Кемнәрдер елмаеп һәм көлеп,
Җай гына упкынга этәрләр..

Үрләргә менгәндә сак кына..
Көнчеләр түбәнгә тартырлар..
Дөнья бу, син җиңү яуласаң,
Дусларың югалыр, дошманнар артырлар..

Тормыш бит,
ни булмас дөньяда..
Туган ташлар, дустың синнән качар..
Якыннар япканда капкасын..
Җиде ятлар сиңа ишек ачар (Гөлүсә Шаһбан)


Алдың-артыңа мең төшә
Кирәгендә үзенә кеше,
Игьтибарлы елмаюдан
Һәрвакыт ялтырый теше.

Әгәр инде эше бетсә
Син, аңарга нык кечкенә -
Ярдәм иткән вакытларың
Онытылырлык төш кенә...

Йөрәкне ярып биргәнче
Тирә ягыңа, син, кара -
Авырттырып тоз салырга
Алма җаныңа зур яра...

Роберт Шәймәрданов.


Миңа бәхет елмайды.Минем янәшәмдә мине аңлаучы, алтын бәясенә торучы якыннарым ,аз булсалар да хөрмәткә лаек дусларым ,үстерергә балаларым,яраткан эшем,җылы якты өем бар.Моның өчен мин Ходаема мең рәхмәтлемен.Сезгә дә шундый бәхет телим,дусларым.Тик кайвакыт:" нигә бик якыннары еракта,ә җаныңа ераклары якында икән?!"- дип уйлыйсың.Минем хәзер никадәр күбрәк ел узса, яңа кешеләр белән шулкадәр әзрәк танышасым килә,ә элегрәк алай түгел иде.Юк,бу картаю түгел,бары минем җаным салкыннарыннан арынып,иң якыннары белән тулып өлгергән...Инде хәзер минем янәшәмдә тугры калганнарга изге дога кылам!Барсына да сәламәтлек,тәмле хәсрәтсез тормыш телим!Берүк янымда булыгыз, якыннарым!


КИРӘК БУЛГАНДЫРЛА КАЙЧАК
ЮХА БУЛА БЕЛЕРГӘ.?
Ә МИН БӨТЕН КӨЧЕМ САЛДЫМ,
УЗ КӨЕМЧӘ ЯШӘРГӘ…

КИРӘК БУЛГАНДЫР КЕМГӘДЕР
ТЕЛӘМИДӘ КӨЛЕРГӘ.
ХӘЗЕРГЕ ТОРМЫШТА ЖИҢЕЛ
ШУНДЫЙЛАРГА ЯШӘРГӘ.

БЭЯСЕН КУП БИРСӘЛЭРДӘ,
МИН УЗЕМНЕ САТМАДЫМ:
ИКЕ ЙӨЗЛЕ,ЮХА БУЛЫП,
БЕРДӘ ЯШИ БЕЛМЭДЕМ…

Харисова Айгөл


Яшьлек дәртле вакыт инде,
Юләрлектә бар микән..?
Калага чыгып китәбез,
Әйтерсең безне көткән…

Менә шунда башлана,
Тормышның мажарасы:
“Ипотека ,машина “-дип
Ике эштә чабасың.

“Балалар тәрбиялим “дип
Бар көчеңне саласың.
Әле модадан калмаска
Чупрәк-чапрак жыясың.

Тырнак,керфек,узеннедә
Карарга тырышасың.
Таныш курсә ,,картайган” дип
Бөрүк уйлый курмәсен…

Харисова Айгөл


Үз җаныңны аңлавы да
Кыен була кайвакыт.
Кайберәүләр оялмыйча
Киңәш бирә шул вакыт.

Каршылыклы фикер белән
Көрәшеп булмый кайчак.
Йөрәгем каядыр ашыга,
Акылым кала туктап.

Акыл белән йөрәкнең
Килешмәгән чагы була.
Теләк белән мөмкинлек тә
Эшне туктатып куя.

Барысын да уйлап кына,
Йөрәкне тыңлап кына,
Кеше фикерен ишетеп,
Үзенекен эшләп куй да,
Алга таба атла әйдә,-дип
Йөрәгем җилкенеп куя.

Айшанур.


Кешеләр арасында,кайвакыт аралашудан соң бик тә кыскартасы килгән дистанция була. Чөнки...Күңел түреңнән ул кешедән җылылык көтәсең,эчеңне бушатасың,рәхәт булып китә,хыялларың белән бүлешәсең,авыр булган вакытларыңны түгәсең,сөйлисең,бушанасың,аннан ышансың...Ни өчен?...Эчен бушату өчен дә бит кешегә үз кешесе кирәк!Алар бар,әмма бик аз.Арада шундыйлары була- син аңа ышанып ,авырткан җиреңне сөйлисең,яклау -аклау көтәсең ,ә ул:" әйе ,әйе", дип синең хәлеңә кереп утырган була да ,ә соңыннан бу аңа башкага җиткерү өчен бер мәгълүмат кына булып чыга.Әйе шул, соңыннан гына аңлыйсың дистанция тотасы калган,ник түгелдем инде, дип.Әйтәләр бит начальствога якын булма,бу куркыныч,бу кояшны йөгәнләргә тырышуга тиң диләр.Иртәгә ни буласын кем белгән!?"Дистанция - вот ,что правит миром"- дигән бер акыллысы,мең тапкыр авызы пешкәч.Янәшә булу,якын булудан кулайрак,мондый позиция тотрыклырак.Йоклавы да рәхәт, уянуы да,яшәве дә,эшләве дә,ихлас елмаю да рәхәт.


Елларда юллардан язмадым,
бүлгәләп җанымны сатмадым.
Яз саен ташыган елганың
тамчысын таратмый сакладым.
Ярларым иде лә таш кыя,
Туктатсаң, акылга җан сыя..

Лилия Рә


Изменилось закреплённое сообщение чата
Закрепленное сообщение


Репост из: ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
😍 Дуслар, шәп яңалык🔆

📱Берничә Макс каналлары берләшеп «Кладовая» кибетеннән 20 меңгә азык-төлек уйнатырга булдык❗️

4️⃣ җиңүче, һәркайсы 5000 сумлык бүләк-продукция үзенә «Кладовая»дан Казанда бушка заказ биреп китертә алачак!🥳

📲 Шартлар гади! Әлеге Макс каналларына гына языласы һәм шунда каласы😉🔽🔽🔽

1. https://max.ru/afishatatar
2.
https://max.ru/tatartoday
3.
https://max.ru/soylisem
4.
https://max.ru/Raizar1813
5.
https://max.ru/channel_Nishlimlken
6.
https://iimax.ru/NasYar
7.
https://max.ru/channel_min_hatinkiz
8.
https://clck.ru/3WMCCP
9.
https://clck.ru/3WMBvy
10.
https://clck.ru/3WMC35
11.
https://clck.ru/3WMC5Y
12.
https://clck.ru/3WMC7e
13.
https://max.ru/channel_tatar_receptlar
14.
https://clck.ru/3WMGsx

🎁 Җиңүчеләрне (4 кеше) 30 октябрь 15:00 дә Татар Тудей каналында рандомайзер сайлап язачак👌

✅ Каналларга язылабыз һәм розыгрыш постын 2-3 кешегә җибәрәбез! Җиңүчеләрдән скриншот сораячакбыз☝️

⏯️ РОЗЫГРЫШТА «УЧАСТВУЮ!» га БАСЫП КАТНАШ МОНДА ➡️ https://max.ru/tatartoday/AaEWAStLQtg

😍 Друзья, отличная новость! Несколько Макс-каналов объединились и разыгрывают продукты из магазина «Кладовая» на 20 тысяч ❗️

4️⃣ победителя — каждый сможет заказать себе приз-продукцию на 5000 рублей из «Кладовой» с доставкой в Казани! 🥳

📲 Условия простые!
☝️Нужно подписаться только на эти Макс-каналы (14) и оставаться там 😉

🎁 Победителей (4 человека) выберет рандомайзер 30 октября в 15:00 в канале «Татар Тудей» 👌

✅ Подписываемся, отправляем пост с розыгрышем 2–3 людям! У победителей попросим скриншот ☝️

🛑 ЧТОБЫ УЧАСТВОВАТЬ В РОЗЫГРЫШЕ, НАЖМИ «УЧАСТВУЮ!» ЗДЕСЬ ➡️
https://max.ru/tatartoday/AaEWAStLQtg

Количество участников: 18

Итоги розыгрыша: 30.10.2026 15:00 (MSK)


БӘХЕТ БЕЛӘН БӘХЕТСЕЗЛЕК ЯНӘШӘ

( ЭССЕ )

Бәхет һәм бәхетсезлек —без яши торган сикәлтәле тормышның ике ямьле - ямьсез ягы, бер‑берсенә капма - каршы торган өлеше . Югыйсә , алар бергә яши, бер‑берсен тулыландыра һәм аерылмаслык булып , тормышның сикәлтәле юлларыннан бергә атлыйлар . Бу ике күренешнең бергәлекләре безнең яшәешебезнең тирән мәгънәсен җентекләп ачыклап, үз‑үзебезне аңлауга , башкаларны санлауга ярдәм итә.

Әйе , бәхет — бу күңелнең тынычлыгы, шатлык хисләре, тормыштагы максат һәм мәгънә. Ул мәхәббәттә, дуслыкта, гаиләдә , эштә уңышта, яраткан кешеләр белән бергә булганда ачык күренә. Бәхетнең төрле чагылышын чамалау авыр түгел . Әйтик , гаиләдәге тынычлык ,
эшләнгән эшләрнең максатчан нәтиҗәсе , замана таләбенә яраклы - үтемле яңа белемнәр алу һәм карьера үсеше , табигатьтәге илаһи матурлыкны күреп, аның серләрен ихлас аңлау.
Ләкин бәхет тәкъдим ителгән кебек үк тәэмин ителми шул . Аның өчен шактый тир түгаргә , сыналырга , сынауларда сөрлекмәскә , сынмаска да кирәк шул...
Бәхетсезлек — бәхеткә карама‑каршы күренеш, әмма аның да үз мәгънәсе бар. Ул биттормышны тулырак аңларга өйрәтә ,кешегә үз күңелен ачыкларга ярдәм итүне дә үз өстенә ала ,
көч һәм сабырлыкны арттыра ,
бәхетнең кыйммәтен төшенергә мөмкинлек ача .
Без бәхетсезлек аркылы аннан котылу юлларын да эзлибез , табабыз бит . Ихтыяр -көчебезне барлыйбыз . Хаталану ихтималын да истан чыгармыйбыз .

Бәхет белән бәхетсезлек янәшә , дигән сүз — тормышның үсеш - үзгәрештә икәнлеген дәлилли . Күрегезче , бу ике чит - ят тоелган күренеш бер‑берсен яшәүгә хөкем иткәннәр түгелме соң ?!.
Бәхетсезлек бәхетне аңлауда ярдәм кулы суза . Без бәхетне тиешенчә аңламаска мөмкин очракта да , аны бәхетсезлек белән чагыштырып аңлыйбыз.
Бәхет исә , бәхетсезлектән соң килеп, аны кире кайтарып, тормышны яңа мәгънәгә ия итә ала.
Алар бер‑берсеннән аерылгысызланган саен, кеше үзенең тормыш юлын билгеләп, төпле мәгънәсен эзли , таба.
Бу янәшәлек — яшәешнең табынган үз кыйбласы , аларсыз яшәү мөмкин дә булмас иде .

Бәхет белән бәхетсезлек янәшәлеге — бу тормышның табигый кануннарының иң зур өстенлеге , дип янә бер кат тәкрарлау да хата булмас сыман . Алар кешегә тормышның никадәр кызыклылыгын, күп яклылыгын һәм мәгънәлелеген аңларга мөмкинлек бирә. Бәхетсезлекне кабул итү гаять авыр , билгеле . Тик аны да читкә какмау көчайгән саен , без бәхетне дә тирәнтен аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә, бәхет һәм бәхетсезлек — тормышның бер‑берсе белән санлашкан , яклашкан , хәтта якалашкан , дулкынланып агучы ике яры...
БӘХЕТ БЕЛӘН БӘХЕТСЕЗЛЕК ЯНӘШӘ ,
ӘЛЛӘ ИНДЕ ЯЛГЫЗ ЯШИ АЛМЫЙЛАР ?!.
ИКЕСЕ ДӘ , ГҮЯ , СЕРЛӘШӘ ,
ЯШИЛӘР БИТ : АРМЫЙ - ТАЛМЫЙЛАР .

РАМАЗАН КӘБИРОВ.



Эльмира ханым Әгерҗе районында урнашкан Кичкетаң авылында 🌾туганнан бирле яши (уку йортында белем алган елларын исәпләмәгәндә).
📚Арча педучилищесын, Чаллы институтын тәмамлаган. 42 еллык стажлы укытучы. Башлангычта математика, урта һәм өлкән сыйныфларда география фәненнән белем бирә.
Канал "Мин - авыл баласы" дип исемләнгән. 🥰 Анда песигә ташланган комак баласын да, пошиларны да, иркәләнеп торган сыерны да, 🐄 елгада йөзгән аккошларны да,🦢 һ.б. күрерсез.
🥮Тәмле ризыкларга, кайнатмаларга рецептлар урнаштыра, май, сары май, десертлар, каклар (алмадан, сливадан, помидордан һ.б.) ясарга өйрәтә. Шулай ук "Авыл" темасына матур җырлар🎤 тыңлата. Язылучылар бик теләп уеннарда да катнаша. Үстергән помидорлары 🍅🥒🌶искиткеч.

Каналга язылу өчен сылтама калдырам. Ошап китсә, дус-туганнарыгызга тәкъдим итә аласыз⤵️
Присоединяйся к каналу по ссылке: https://max.ru/join/zyrVw-Ny2cfEcpNHi9SI2W-IGUz1I8e3IoTzZ4FGGJo


Бер кем белми

Бер кем белми алда ни буласын,
Ниләр белән күңел туласын.
Кайда, кайчан кемне югалтасын,
Кемнәр белән ниләр табасын.

Бер кем белми алда ни киләсен,
Килер көннең нәрсә бирәсен.
Кемне уңыш, кемне сары сагыш,
Уты белән катлап төрәсен.

Бер кем белми алда ни күрәсен,
Рәнҗешләргә ничек түләсен.
Изге эшләр үрмә гөлләр кебек,
Киләчәккә шаулап үрләсен.

Бер кем белми, алдан бер кем күрми,
Ни буласы безгә табышмак.
Яшик бүген, сөеп, янып, көеп,
Якыннарга җанны багышлап.

(Айгөл Вәлиуллина)


Җан җылысы бирәм сезгә,
Йөрәккә булсын дәва.
Бу тормышның матурлыгы,
Яшәсәң истә кала.

Фәнил Ахунҗан


Соңгы хат.

Хатка язып куйды ялгыз ана,
Баласына әйтер сүзләрен.
Җиң очлары белән сөртә-сөртә,
Яшьтән томаланган күзләрен.

Балакаем! Газиз балам минем!
Сөеп кенә сине үстердем.
Нәни чакта алып кулларыма,
Үчтекәйләп чөеп үстердем.

Көяләндем, син елаган чакта,
Әгәр көлсәң, мин дә шатландым.
Атлап киткән чакта, егылма, дип,
Канатымны җәеп сакладым.

Хәзер инде үзең үстерәсең,
Татлы җимешеңне – балаңны.
Басадыр шул дөнья мәшәкате,
Онытасың кайчак анаңны.

Көткән идем, бәлки кайтырсың, дип,
Мичтә бәлешемне пешереп.
Син яраткан күмәч ипи салдым,
Җитештеләр алар күпереп.

Самавырга салырга, дип җыйдым,
Мичтә калган кызыл күмерне.
Син кайтуга матур торсын, диеп,
Җыештырып куйдым өемне.

Мунча ягырбыз, дип, су ташыдым,
Утын кертеп куйдым, әзерләп.
Кайткач киярсең, дип, күлмәгеңне,
Сандыгымнан алдым кадерләп.

Эшең күптер, балам, кайта(а)лмадың,
Бушка көтеп үтте бу ял да.
Кайтсаң иде ешрак, мичен ягып,
Өй җылыткан анаң булганда.

Килер бер көн – өем бушап калыр,
Тәрәзәмнең сүнәр утлары.
Ишек алдын карлар күмеп китәр,
Таба алмассың керер юлларны.

Үпкә тотма, балам яшәгәндә,
Төрле чакларыбыз булгандыр.
Тыңлашмаган чакта ачулансам,
Күзең яшьләр белән тулгандыр.

Вакытымны азрак бүлгәнмендер,
Утырырга сөеп-иркәләп.
Кирәк булган да бит, дөнья эшен
Куеп торып бераз читкәрәк.

Исеңдә тот, балам, ана өчен
Бала – бавыр ите, дигәнне.
Ана өчен баладан да газиз,
Җирдә беркем дә юк икәнне.

Әйтер сүзен шулай хатка язып,
Салды ана сандык төбенә.
Уйламаган иде, ялгыз торып,
Калуларын картлык көнендә.

Бер-бер артлы яллар үтә торды,
Көтте ана көнен... төнен дә...
Аның соңгы хатын укыдылар,
Җыелышкач кырык көненә.

Гүзәл Галимова.


Изменилось закреплённое сообщение чата
Закрепленное сообщение



Репост из: ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
🤩🎤 Ленур Биктимеров концертына 3️⃣ җиңүчегә икешәр урынлы чакырулар уйнатабыз!

🎙️8 октябрь Казанда КРК «Пирамида»да Ленур Биктимеровның зур концерты узачак!

💢Аның өчен әлеге Макс каналларына языласы👇

1) https://max.ru/afishatatar

2) https://max.ru/tatartoday

3) https://max.ru/soylisem

4) https://iimax.ru/Nishlimlken

5) https://iimax.ru/NasYar

6) https://max.ru/channel_min_hatinkiz

7) https://max.ru/club44628293

8) https://max.ru/join/97kDuKBbhWViQy3NWoOSC5Df_JW7vhZYbGejOSs0scY

9) https://max.ru/join/9gMX0f2_BXVSkL5-GQTjh3jBf0sFOWIEe-teQe6GxFo

🎁 Җиңүчеләрне 7 октябрь 15:00 дә рандомайзер сайлап язачак✔️

🥳🎤 Разыгрываем пригласительные на концерт Ленура Биктимерова — для 3️⃣ победителей, каждому пригласительный на 2 человека!

🔅8 октября в Казани в КРК «Пирамида» состоится большой концерт Ленура Биктимерова!

✅ Ждите итогов – 7 октября в 15:00 рандомайзер определит 3 счастливчика!

📍 КРК «Пирамида»
📅 8 октябрь
⏰ 18:00
6+
🎫Билеты тут https://kzn.kassir.ru

🟢РОЗЫГРЫШТА «КАТНАШАМ!» га БАСЫП КАТНАШ МОНДА ➡️ https://max.ru/tatartoday/AaDYPU_-AQI

Количество участников: 2

Итоги розыгрыша: 07.10.2026 15:00 (MSK)




Авылымның таңнары.

Матур ата авылымда таңнар,
Кояш нурларына күмелеп.
Иртәнге чык тамчыларын эчеп,
Үлән үсә күзгә күренеп.

Кычкырыша башлый әтәчләре,
Уяныгыз инде, дигәндәй.
Әкрен генә көтү чыгып китә,
Яңа көнгә сәлам биргәндәй.

Чырык-чырык килеп чыркылдашып,
Җылы комда коена чыпчыклар.
Капка төпләренә әкренләп,
Җыелыша әби-карчыклар.

Авылдашлар тиз-тиз йөгерешә,
Алар шулай эшкә ашыга.
Хуҗаларын озатырга чыгып,
Песи менгән капка башына.

Чут-чут итеп кошлар суза җырын,
Моң таратып авыл өстенә.
Яңа көнгә зур өметләр биреп,
Күңелләрдән шатлык бөркелә.

Гүзәл Галимова.


Әй, син гомер.

Әй, син гомер! Кай арада үттең?..
Күр(ә)алмый да сине калдым бит.
Үземчә мин, язмыш сукмагыннан
Әкрен генә атлып бардым бит.

Артка кире булмый борылып ла,
Анда калган юллар ябылган.
Сукмакларга күптән үлән үсеп,
Сырганаклар белән сарылган.

Әй, син гомер! Кай арада үттең?..
Кыска булды матур якларың.
Гел рәхәттә генә үтелмәде,
Күбрәк булды авыр чакларың.

Сизмәдем дә, үткән елларымны,
Җитез җилләр кебек искәннәр.
Тоймадым мин гомер агышымны,
Агымсудай агып киткәннәр.

Әй, син гомер! Кай арада үттең?..
Татып өлгермәдем шатлыгың.
Кай тарафка яшьлегем соң китте...
Кай арада килгән картлыгым?..

Зарланмыйм мин үткән елларыма,
Калсын алар әйдә, үткәндә.
Тик сагынып искә төшерермен
Гомер йомгагымны сүткәндә.

Әй, син гомер! Кай арада үттең?..

Гүзәл галимова.

Показано 20 последних публикаций.